Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кошманда яшәүче Шәмсекамал Насыйрова 90 яшьлеген билгеләп узды

- Шәмсекамал апа, сезнең бүген юбилеегызны билгеләп үтүегез турында Мәскәү Кремлендә дә беләләр. Менә Россия Президенты Владимир Путин сезнең адреска котлау хаты җибәргән, намуслы хезмәт юлыгызга рәхмәтен белдергән. Сез моңа лаек, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яшәүче Шәмсекамал Насыйрованы 90 яшьлек юбилее белән котларга килгәч. Кошман авыл...

Чал чәчле әбинең үзен шулай зурлауларына ничек шатланганын күрсә­гез иде сез! Җылы сүз, игътибар, наз күңелләрне нечкәртеп җи­бәрә шул ул. Бигрәк тә өл­кәннәрнекен.

Ишле гаиләдә үскән Шәм­­­секамал бала чагыннан ук тормыш арбасына җигелә башлаган. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда бригадир да булган ул.

- Сугыш башлангач, биш абыемны бер-бер артлы фронтка алдылар. Аларның дүртесе яу кырында мәңгелеккә ятып калды, өйгә кара кәгазьләре генә килде. Ана йөрәге ничек­ләр генә түзде икән бу кайгыга. Җиңү көне җи­ңел бирелмәде шул, - ди Шәм­секамал әби.

Тормыш иптәше Зыяф ага белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Аның бакыйлыкка күчүенә дә утыз елдан артык вакыт узган инде. Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче кызы Ләлә Хәйруллина озак еллар буена Пенсия фонды идарәсендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хатын-кызның бөтен асыл сыйфатларын үзе­нә туплаган ул, кешелеклелеге белән аерылып тора.

- Безнең әни ай саен бер атналап ураза тота, калган көннәрдә дә ашау­ны чикләргә тырыша. Хез­­мәт­не яратты, безне дә үзе үрнәгендә тырыш итеп тәрбияләде. 75 яше­нә ка­дәр шәхси хуҗалыгында сыер асрады. Хә­зерге вакытта авылда үзе генә яши, күпме генә чакырсак та, безгә киләсе килми. Ялгызлыкка кү­неккән ин­де ул. Үзен ях­шы хис итә, хәтере яхшы, - ди Ләлә ханым.

Шәмсекамал әбинең бу яшьтә дә шундый булып калуының сере, мөгаен, җитезлегендә, тырышлыгындадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманда яшәүче Шәмсекамал Насыйрова 90 яшьлеген билгеләп узды