Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Куш-Күл зур юлга тоташты

Куш-Күл авылына асфальт юл салу төгәлләнде. Аны тапшыру тантанасында авыл халкы, район җитәкчелеге, юл төзүчеләр катнашты.

Хуҗа Хәсән авыл җирлегенә караган Куш-Күл авылы халкы менә ничә еллар инде юлсызлыктан интеккән иде. Авыл кешеләренең юллы булу турындагы хыялын тормышка ашыруга халкы 51дән алып 125 кешегә кадәр булган авыл торак пунктларын төп автомобиль юллары белән тоташтыру программасы ярдәм итте. Кушкүллеләрнең авылларын шушы программага керттерүгә ирешкән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Җәүдәт Гаффаровка рәхмәтләре чиксез зур. Ул юл төзелешен хөкүмәт планына кертеп, яхшы итеп салырга кирәклеген гел әйтеп килде. Район җитәкчесе киләчәктә дә районда юллар төзелешенең иң өстенлекле юнәлеш булып калачагын белдерде.

Хәзер "Олы Кайбыч - Камыл" автомобиль юлыннан Куш-Күлгә дә асфальт тоташты, авыл урамына да асфальт җәелде. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева әйтеп узганча, бу кечкенә авылда йөзгә якын кеше яши, күбесе пенсионерлар. Башлангыч мәктәптә тугыз укучы белем ала, тагын җиде укучы Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбенә йөреп укый. Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятенә караган кибет бар. Турминский фельдшерлык-акушерлык пункты фельдшерлары Галина Ермолаева белән Валентина Сулагаева атнасына ике тапкыр авылга килеп, халыкка медицина хезмәте күрсәтә, каты авырулар булса, ешрак та киләләр.

Юл төзү зур чыгымнар таләп итә, Куш-Күлдәге 1200 метрлы асфальт юлны төзү ун миллион сумга төшкән.

- Ябык типтагы "Вираж" җәмгыятенең Макыл участогы юл төзүчеләре эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарды. Урам эченә юл билгеләре дә, автобус тукталышы да ясап куйганнар. Юл аша су агып, асфальт өслеккә зыян китермәсен өчен торба да салынган. Кыскасы юл дәүләт стандарт­ларына туры китереп эшләнгән. Аны саклап, кадерләп файдаланырга гына кирәк, - диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авыл халкының шатлыгын уртаклашып.

Тантанада "Вираж"ның Макылдагы участогы начальнигы Ринат Маннапов, мастер Альфред Әхмәтов тә катнашты. Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан Куш-Күл авылы халкы юллы итүдә булышучыларның барысына да рәхмәтле. Тантанага килгән элек авыл Советы рәисе булып эшләгән Михаил Муллин, Агния апа Долгова, Вячеслав Муллин һәм башкалар да кат-кат эчкерсез рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән авыл җирлеге юл КушКүл авылы