Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кыш бабай белән Кар кызы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килеп җитте

Әлеге интернат-йортта яшәүче әби-бабайлар да Яңа елны көтеп ала. Әнә шигырьләр язучы Раиса апа бәйрәмгә махсус тагын бер шигырь иҗат иткән.

Мәрьям әбинең, Харис абыйның да теләге бер: Яңа ел шатлык-бәхетләре белән килсен! Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның барысына да эчкерсез теләкләрен җиткерде:

-Бүген биредә сезгә тиешле яшәү шартлары тудырылган. Хезмәт коллективы да зур кайгыртучанлык күрсәтә. Аларның күбесе бәйрәмне сезнең белән бергә эш урыннарында каршы ала. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Кыш бабайдан шахмат өстәле сорагансыз икән. Хыяллар чынга аша торган көн бит бу, шахмат өстәлен бүген-иртәгә китереп җиткерәчәкләр.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабай белән Кар кызы Картлар һәм инвалидлар интернатйортына килеп җитте