Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Көймәңне кыштан әзерләдеңме?

Республика сулыкларында боз апрельнең беренче ункөнлегендә кузгалыр дип көтелә. ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр ителгәнчә, Көнбатыш Кама аръягы һәм Идел алды төбәкләрендәге елгаларда су биеклеге язгы ташу чорында күп еллардан бирле күзәтелгән күрсәткечтән югарырак булыр дип фаразлана.

Артем Козлов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы:

Ырым елгасы ярларыннан ташып, авыл бер-ике атнага суга баткан вакытлар үткәндә калды. Соңгы елларда хуҗалыкларга зур зыян килгәне юк, былтыр да су артуы ике-өч көн дәвамында гына кү­зә­тел­де. Кар чагыштырмача күп түгел, җирдә туң юк - эре­гән карны сеңдереп бетерер, дип уйлыйбыз. Ырым ярларында үс­кән агачларны, боз ки­тәргә комачауламасын дип, кисеп, чистартабыз. "Гөбенә" агрофирмасының Мәлки фи­лиалы бе­лән килешеп, махсус комиссия үз эшен башлап җибәрде, җаваплы кеше­ләр, техника билгеләнде. Почта элемтәсе бүлеге, мәдәният йорты кебек җә­мәгать оешмаларын эвакуацияләү планы эшләнде. Төп эшебез калып ба­ра - көннәр җылыту бе­лән Орым елгасындагы буаны җибәрәбез. Һава торышында көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, яз тыныч килер, дип ышанып әйтә алам.

Талия Хәлиуллина, Борындык:

Без яшәгән Рамил Мө­хәм­мәтҗанов исемен йөртү­че урам Бәрле янына якын урнашкан. Язгы ташу көч­ле булган елларда бә­рәңге базы җимерелү, күрше урамга бару өчен дә, капка төбеннән үк моторлы көймәгә утырып йөзүләрне искә алсак, соңгы елларда яз без­нең өчен шатлык кы­на ул. Әлбәттә, бакча баш­ларына җитәрлек булып су җәелә. Безнең яклар язны кыштан каршыларга ияләнгән: базлардан кышка сакларга куелган запасларны алып урнаштырабыз, йорт хайваннарын, кош-кортны күчерергә урын әзерлибез. Шөкер, күперләр яңа булгач, зур су вакытында каршылыксыз китә. Бозны шартлатулары да яр­дәм итәдер.

Алексей Макаров, га­дәт­тән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе:

Комиссиянең 25 фе­враль­дә узган беренче утырышында язгы ташу чорына әзерлек мәсьәләләре каралды.

Авыл җирлекләрендә дә комиссияләр оештырып, җаваплы кешеләр билгелән­де. Ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәмчеләр куелды, көтел­мә­гән хәлдә калмас өчен тәүлек әй­ләнәсе кизү оештырыла. Авыл хуҗалыгы оешмаларына малларны язгы ташудан саклау, кирәк икән, авыл халкына да ярдәм күрсәтү буенча күрсәтмә бирелде. Районның Зөя, Гөбенә, Ырым, Бәр­ле елгалары янында урнашкан ун торак пунктында су басу куркынычы саклана. Сулыкларда бозны вату, яр буендагы агачларны кисү эшенә керешәләр. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразы буенча, Гөбенәдә су күләме куркыныч тудырырлык күрсәткечкә җитә. Бер-беребез өчен җаваплылык сизеп, халыкны аеруча уяу булырга чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч язгы ташу