Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өлкәннәргә булышабыз

Безнең мәктәптә ярдәмчесез калган ялгыз әби-бабайларга ярдәм итү өчен тимурчылар төркемнәре оештырылды. Без Маргарита әби Лебедева янына даими барып, булышып йөрибез.

Класс җитәкчебез С.А. Бартязова аның пенсиягә чыкканчы тырыш савымчы булып эшләве, картлык көнендә ярдәмгә мохтаҗ булуы турында сөйләгән иде. Шуңа күрә бу әбине шефлыкка алдык без. Кыш көннәрендә кар көрибез, язын бакча эшләрендә ярдәм итәбез.

Май аенда бәрәңгесен утырткан идек, менә көзен уңыш җыеп алуда да үз өлешебезне керттек. Авылдашыбыз Анатолий абый Клементьев мотоблок белән буразналар ярып бирде, ә без классыбыз белән бәрәңгеләрен җыеп бардык.

Маргарита әби бик сөенде, безгә рәхмәт әйтеп, конфет-печенье белән сыйлады. Ул шулай ук безнең әти-әниләребезгә дә рәхмәт сүзләрен җиткерергә кушты. Өлкәннәрнең рәхмәтен ишетәсе рәхәт икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев