Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәдәният ни хәлдә?

Районыбызда күңел ачу чаралары үткәре­ләме, мәдәни тормыш ни хәлдә бүген? Шушы сораулар белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Газиз Хәмидуллин, Иске Чәчкаб:

1951 елда хәрби хезмәт­тән кайткач, Иске Чәч­каб авылы мәдәният йор­тына урнашкан идем, пен­сиягә дә шул эшемнән киттем, хез­мәт стажым 37 ел. Ул чакларда яшь­ләр клубка алтыда килеп, төнге ун­бер-уникедә таралыша иде. Ә хәзер, мә­дәният йорты хез­мәт­­кәрләрен­нән ишетүемчә, шул вакытта яшьләр җыела башлый гына икән. Җәй­ме, кышмы - концерт-тамашалар бе­лән авыллардан кайтып кермәдек, атна саен кино куйдылар. Декорацияне тө­­яп, якын-тирә авыллар - Кошман, Олы Кайбыч, Морза Бәрлебашына, Мәл­­кигә үк чыгып китә идек. Колхозда эшләүче механизатор, савымчы, укытучылар җые­лып, спектакль­ләр уйнадык. Хә­зер алай ук күңелле яшәми авылда халык, әллә замана, әллә кешеләре үзгәрдеме?.. Һәр заманның үз кызыгы, ди­гән­дәй, телевизор карап, өй­дә ятуны күбрәк яратабыз шул.

Миләүшә Лотфуллина, Олы Кайбыч:

Барасы килгән кешегә күңел ачу чаралары җи­тәрлек, яшьләр үзләре йөрми кебек. Казаннан килгән җырчыларның кон­цертына да кеше аз җыела, телевизордан ка­­раганчы, үзләрен барып күреп кайту күңеллерәк, минемчә. Үзебезнең райондагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре оештырган мәдәни чаралар кызык була. Үзем дә бик теләп катнаша идем. Сәнгать түгәрәк­ләре оештырылса да, йөрер идем. Кызганыч, минем кебек уйлаучылар күп түгелдер шул.

Илдария Шәрәфетдинова, Федоровское:

Дискотека гына замана яшьләренең күңелен ача алмый. Кызыксындырырдай, яшь буынның зә­вы­гына туры килердәй, заманча яңгырашлы күңел ачу программалары юк диярлек. Гомумән, хәзерге заманда буш вакытны үт­кәрү өчен төрле тү­гә­рәкләр оештырырга да мөмкин булыр иде. Чигү, бәйләү, тегү, төр­ле композицияләр ясау белән шө­гыльләнергә теләүчеләр бер мин ге­нә түгел дип беләм. Алайга китсә, йөзү өчен бассейн, чәчтарашханә, аяк киеме төзәтү урыннарыбыз да юк... Болар барысы да мәдәниятле булу өчен кирәк бит. Шу­ңа да яшьләр шәһәргә тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәни тормыш Иске Чәч­каб авылы