Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өмет белән кеше яшәсен

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин физик мөмкинлекләре чикле булучыларга мөрәҗәгать сүзләре белән чыкты. Анда мондый юллар бар:

"Җылы сүз - җан азыгы, диләр. Арабызда җылы сүзгә мохтаҗлар күп шул әле. Дөньяның кырыслыгы сәла­мәт­лекләре чикләнгәннәрнең тормышына аеруча тәэсир итә. Ярый әле арабызда шуны аңлаучылар күп. Сәламәтлеккә туймаган, язмыш сынавына дучар булучылар безнең район җирлегендә дә шактый. Шул ук ва­кытта аларны караучы, ярдәм кулы сузучы мәрхә­мәтле йөрәкле кешеләр дә байтак. Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитетның төп максаты - инвалидларга уңайлы шартлар тудыру, аларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту. Теләгебез - авыруларга яшәүгә өмет уятучы игелекле затлар күб­рәк булсын иде. Барыгызга да ныклы сәламәт­лек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәүе­гезне телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара инвалидлар көне