Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәхәббәт ул...

"Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәкПарә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы", дип язган Тукаебыз. Иҗатка хас арттырумы, әллә гашыйк егетнең хисләр ташкынына бирелеп, сөю утында янганда күңелендә туган сүзләреме, бәлки, мәхәббәт бармы дигән сорауга үз җавабымы?! Монысы безгә караңгы, тик шунысы мәгълүм: җырда җырланган, дастаннарда бәян ителгән Мәхәббәт - җиһанның гүзәл могҗизасыдыр...

Айдар Хәсәнов, Чәчкаб төп мәктәбенең физика укытучысы:

Фәлсәфи сорау. Минемчә, билгеләмәсен сүзләр бе­лән аңлату мөмкин түгел, чөнки һәр кешенең дөньяны кабул итүе үзенчә, фикер төрлелеге дә шуннан килә. Галимнәр аның химик процессларга бәй­ле булуын дәлилләде, фи­зиологиягә бәйләп аң­латучылар да булды. Мәхәббәт ул - хөрмәт итү, дуслык, үпкәләү кебек үк хис, хисләрен үзара килештереп яшәү өчен кешегә акыл бирелгән. Шу­шы хис аркасында башкалары да килеп чыгарга мөмкин, мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, ди­ләр. Шуңа күрә, мәхәббәт тә акыл белән үлчәнергә тиеш. Гаилә кору өчен ярату гына нигез була ала, шулай булганда ике йөрәк бер булып, җимешләрен бирәчәк. Бәхетле булу өчен, кеше балачактан ук ярату атмосферасында үсәргә тиеш.

Гөлназ Нәҗметдинова, "Кайбыч" полиция бүлегенең кадрлар буенча инспекторы:

Гашыйклар көнен билгеләп үтүгә уңай карыйм, минемчә, бу көн ике гашыйкка бер-берсенә булган хисләрен тагын бер кат дәлилләргә мөмкинлек бирә. Сөйгәнем белән ел саен бәйрәм итәбез, бүләкләр бирешәбез. Бы­ел да шулай булыр, дип уйлыйбыз. Әлегә бүләк алмадым, ул күңелле сюр­приз булачак. Чын мәхәббәт гомергә бер ге­нә тапкыр булуына ышанам. Әлеге хиснең ни икән­леген башкаларга аң­латып бирү мөмкин түгел, яраткан кеше генә аңлый аның асылын.

Илзирә Минвәлиева, сатучы:

Мәдәният йортында эш­ләгән чорда яшьләр өчен бу бәйрәмдә кичәләр оештыра идем, әмма бу көнгә әллә ни зур әһәмият бирмим. Ярату бер көн генә дәвам итми, ул гомерлек һәм гомергә бер генә бу­ла дип беләм. Ул ихтирам, бер-береңне аңлау, хөр­мәт хисләрен дә үз эченә ала. Мәхәббәтнең ни икәнлеген күптән аң­лаган булсам да, улым белән киленебезнең бер-берсен никадәр сөешеп яшәвен кү­реп, тагын бер кат инанам: мәхәббәт - Аллаһы Тәга­ләнең могҗизасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гашыйк Мәхәббәт

2
X