Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөһим эшләр агышы

5 июньдә ТР Хөкемәт йортында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг булды.

Брифингның беренче өлешендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина катнашты. Аның әйтүенчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, 16 апрельдә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаган. "Халык контроле" системасы бүген гражданнарга юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, экология, территорияләрне төзекләндерү, җәмәгать транспорты һәм башка темаларга кагылышлы үзләрен борчыган проблемаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша хакимияткә җиткерү мәйданы санала. Ике айга якын вакыт эчендә "Халык контроле" системасы аша 640 тан артык заявка алынган. Аларга 8 меңнән артык кеше теләктәшлек белдергән. Иң күп заявка Казан шәһәреннән (515) килгән, икенче урында 35 заявка белән Түбән Кама, Яр Чаллыдан 25 заявка килгән. "Боларның барысы да әлеге ресурсның алга таба популярлыгы үсү өчен потенциалы зур икәнен тагын бер кат күрсәтә",- ди Әнисә Гайнуллина.

Видеобрифингның икенче өлешендә 1 апрельдән 1 июньгә кадәр республикада игълан ителгән санитар- экологик икеайлыкка йомгак ясау хакында сүз барды. Анда ТР Экология һәм табигый байлыклар, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалыгы, Урман хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең, Роспотребнадзорның ТР идарәләре җитәкчеләре катнашты. Алар икеайлык барышында үз министрлыклары, идарәләре башкарган эшләргә тукталдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеобрифинг

2
X