Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Олы Кайбыч кызы Алсу Садриева Сочидагы Олимпиадада тәрҗемәче булып эшли

Сочида ХХII кышкы Олимпия уеннары дәвам итә. Бу - Россия өчен икенче уеннар, беренчесен- 80 нче елда Мәскәүдә узганын ул чакта әле бала гына булганнар да яхшы хәтерли. Анысы җәй көне үткәрелгән булса, монысы салкын кышта уза.

Спортның кышкы төрләре буенча ярышлар үткәрү урыны итеп курорт-шә­һәр, Россиянең "җәйге башкаласы" Сочины сайлаулары башта күпләрдә гаҗәпләнү уятты. Әмма бу горурлану өчен өстәмә форсат кына булды: Сочи кышкы уеннар узачак субтропик климатлы беренче шәһәр бит!

Ничек кенә булмасын, Олимпиада безнең кү­ңел­ләрдә тирән эз калдырачак. Кемгәдер ул зур җиңүләр китергән спорт ярышы булса, икенчеләре анда катнашулары белән горурланачак. Олы Кайбыч авылы кызы Алсу Садриева да Сочида! Аның Олимпиада шә­һәренә командировкага китүе турында без интернет аша белдек. Аралашу җаен да таптык. Алсу сорауларыбызга теләп җа­вап бирде.

- Сочига мин очраклы рәвештә килеп эләктем. Оештыру комитетыннан шалтыратып, Олимпиада вакытында тәрҗемәче булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Бу хәбәргә ничек шатланганымны күрсәгез иде сез! Бөтендөнья масштабындагы Олимпиадага эшкә чакырсыннар әле! Шул ук вакытта бераз шик­ләнебрәк тә куйдым. Танышларың, якыннарың булмаган чит шә­һәргә ярты елга китү- шактый җитди адым. Тәвә­кәлләргә булдым. Мине илаһамландырган әти-әниемә, дусларыма рәх­мәтлемен. Оештыручылар белән әңгәмәдән соң, мине эшкә алдылар. Сочига 16 сентябрьдә үк киткән идем инде.

- Олимпиада шәһәренә эләгүеңә үкенмисеңдер, дип уйлыйм.

- Юк, әлбәттә. Анда барып төшүгә үземне өйдә­гедәй хис иттем. Беренчедән, биредә яхшы кешеләр генә эшли, икенчедән, коллективыбыз дус-тату. Кавказ халкының кунакчыллыгы да үзен сиздерә. Мин монда тәрҗемәче булып килдем, аннан соң мәгълүмати технологияләр департаментының шәхси ярдәмчесе итеп эшләргә тәкъ­дим иттеләр. Шатланып ризалаштым. Без Олимпия паркындагы бөтен илләрдән җыелган журналистлар, спорт уеннары комментаторлары яшәүче медиаотельләрдә эшлибез. Халыкара дәрәҗә­дәге матбугат чараларында эшләүчеләр, телевидениенең беренче каналындагы танылган журналистлар Ирада Зәйнәлова, Андрей Малахов бе­лән аралашу бәхете дә елмайды. Миңа яхшы белем алырга, берничә төрле чит тел өйрә­нер­гә мөмкинлек тудырган өчен әти-әниемә рәх­мәтлемен. Бөтендөнья Олимпиадасында катнашуыма алар этәргеч бирде бит. Күңелемдә- үзебезнең ил өчен горурлык хисләре. Сочида эшләү миңа бик охшый.

- Шулай да бу шәһәр кайсы ягы белән әсир итте сине?

- Сочи - диңгез, таулар һәм табигатьне берләштерүче могҗизага тиң шәһәр ул. Монда килгән беренче айда без күп сәяхәт иттек, төрле шәһәр­ләрне күрдек, Абхазиядә дә берничә тапкыр булдык. Иосиф Сталинның дачасы сакланган Рица күленең матурлыгы әле дә күз алдымда. 1875 елда монахлар һәм Россия императоры Александр III нигез салган Яңа Афондагы Симон-Кананит ирләр монастырен дә күрсәттеләр. Сочида эшләү белән бергә күңелле ял итү, сәя­хәт­ләргә бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Монда чит илләр­дән килүчеләргә дә ошавына игътибар иттем. Аларны яр буенда җылы булуы, көннәрнең кояшлы торуы, ә тауларда кар ятуы гаҗәпләндерә.

- Олимпиада уеннарын Сочида ук карый алу зур шатлык инде ул, әйеме?

- Әлбәттә. Без дусларыбыз белән спорт ярышларына мөмкин кадәр ешрак барырга тырышабыз. Ә Олимпия һәм параолимпия уеннары ике зонада уза: Имертин калкулыгында (монда фигуралы шуу, хоккей, шорт-трэк, керлинг ярышлары үтә) һәм Кызыл Аландагы тау класстерында (сноуборд, фристайл, бобслей, чана спорты, чаңгыдан сике­рү). Чит илдән килгән кунаклар, аеруча журналистлар, бу кадәр югары дәрәҗәдәге әзерлекне моңа кадәр күргәннәре булмавы һәм Сочидагы Олимпиаданың иң яхшысы булачагын әйтәләр. Без дә нәкъ шулай уйлыйбыз.

- Олимпида уеннарының төп девизы: "Эссе. Кышкы. Синеке". Ул әле синеке булырга өлгердеме?

- Чыннан да ул МИНЕКЕ! Минемчә, Россиядә яшәүче һәр кеше шулай уйлый. Сиксәненче елда уз­ган Олимпиадагы без яраткан Аю да бар анда, өстәвенә аңа Куян белән Леопард та килеп кушылган. Кайбычка Олимпиада символларын бүләккә алып кайтачакмын әле. Чит илдә - Мароккан университетында укыганда да туган ягымнан озак аерылып торган идем. Сочида бер дә сагынмам кебек иде, юк, барыбыр әти-әни, туганнарым, дусларым, бигрәк тә кечкенә энем Ришат сагындыра. Кайбыч халкына Олимпида сәламе юллыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч кызы Алсу Садриева Сочидагы Олимпиадада тәрҗемәче булып эшли