Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Олы Кайбычта алтын туйларын билгеләп үткән парларны хөрмәтләделәр

Ходай Тәгалә җир йөзендә барлык җан ияләрен дә парлы итеп яраткан. Тормыш юлыннан бергә атлау өчен һәркем үзенең бердәнберен, гомерлек ярын эзли. ЗАГСта Олы Кайбыч авыл җирлегендә быел алтын туйларын билгеләп үткән парларны хөрмәтләделәр.

Тантанага Олы Кайбычтан Сәгыйрә һәм Альберт Ярхәмовлар, Иске Чәчкабтан Наҗия һәм Әгъзаметдин Сәйфетдиновлар чакырылган иде. ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина бу гаиләләр белән таныштырды. Ярхәмовларның алтмышынчы еллар башында кабынган мәхәббәт учагы әле бүген дә сүнми дә, сүрелми дә. 1963 елның 16 августында никахларын рәсми рәвештә теркиләр алар. Икесе дә шушы авылдагы чишмә суын эчеп үскән. Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли башлаган, Приморье өлкәсендә Хәрби диңгез, һава гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан егет авылның иң чибәр кызларының берсе Сәгыйрәне гомерлек яр итеп сайлап бер дә ялгышмый. Кыз да егет солтанына тиз гашыйк булгандыр. Егетнең дә ниндие бит әле! Армия сафларыннан кайтып, район үзәк сырхауханәсендә шофер булып эшли башлаган егетнең тырышлыгын райкомның беренче секретаре да күреп ала һәм үзенә шофер итеп чакыра. 1962 елда, Апас белән Кайбыч районнары берләшкәч, Альберт аганы җи­тәк­челәр әзерләүче берьеллык курсларга укырга җибәрәләр. Шул ук вакытта ул Казан авыл хуҗалыгы институтында агроном-экономистлар әзерләү факультетында читтән торып укый. Ә күзе төшеп йөргән Сәгыйрәсе - район суды секретаре. Алабугада китапханәчеләр әзерләү училищесында һөнәр үзләштереп, кырык елдан артык авылдашларына китапха­нәче хезмәте күрсәтә ул. Балалар китапханәсе мөдире буларак, укучыларда китапка мә­хәббәт уята. Гаиләләренең ныклы булуы икесенең дә хезмәт яратуыннандыр, мөгаен. Альберт абый лаеклы ялга банк җитәкчесе булып чыгуга, "Энергосбыт"ка җитәкче итеп чакыралар. Озак еллар дәвамында җирле сайлау комиссиясе әгъзасы да була. Мәхәб­бәтләренең татлы җимешләре булып, бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Чүпрәледәге кызлары алсу, Казандагы уллары Алмаз җае чыккан саен гаи­ләләре белән туган нигезгә ашыга. Кайбычтагы кызлары Илсия дә, әтисе кебек үк, банкир.

Иске Чәчкабтан Наҗия һәм Әгъзаметдин Сәйфетдиновлар да балачактан ук бер-берсенә таныш, бергә уйнап үскәннәр. Балалык дуслыгы тора-бара мәхәббәткә әйләнгән. Әтисе сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган Әгъзаметдингә тормыш арбасына яшьли җигелергә туры килә. Малай чагында ук колхозда төрле эшләрдә катнаша, унбиш яшеннән тракторга утырган. "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены иясе. Гомер буе механизатор булып эшләгән Әгъзаметдин ага лаеклы ялга механик булып эшләп чыга. Фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эшләгән Наҗиясе белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Гөлшат, төпчекләре Гөлнара гаиләләре белән Казанда яши. Васыйллары төп нигездә гаилә корган.

- Алтын туйларына кадәр мәхәббәтләрен саклап кала алган парлар бәхетле. Мондый бәхет һәркемгә дә эләкми. Сезнең - сугыш чоры балаларының яшьлеге авыр чорга туры килгән. Бүген бәхетле картлык кичерәсез. Бу - сезнең намуслы хезмәтегезнең җимешләре. Киләчәктә дә исән-сау булып, озак еллар тигезлектә, балаларыгыз, оныкларыгыз хөрмәтен, авылдашларыгызның ихтирамын тоеп яшәргә язсын, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аларга бүләк­ләрен тапшырып.

Ярхәмовлар да, Сәйфетдиновлар да районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә сакланучы "Алтын никахлар" кенәгәсенә кул куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X