Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Олы Кайбычта гомер кичерүче Кәримә Нуретдиновага 90 яшь тулды

Россия Президенты Владимир Путинның тыл хезмәтчәне Кәримә апага атап язган котлау хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырырга килүчеләрне күргәч, әби бераз аптырабрак китте.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин аңа нинди максат белән килүләрен аңлаткач, ул елмаеп:

- Бүген минем туган көнем мени? Әй, рәхмәт төшкерләре, хәтер начарланды шул, онытып та җибәргәнмен. Бүләк тә алып килгәнсез, зур рәхмәт сезгә, - диде.

Кәримә әби, тормыш юлым бик авыр булды, күпне күрдем, дисә дә, хәтер сандыгын ачтыра алмадык. Колакка катырак булгач, аралашу авыррак булды. Шулай да без аның Бәрлебашы авылында туып үсүен, Бәрлебашы урманчылыгында яшә­гәндә иренең вафат булуы, аннан соң Олы Кайбычка Әгъзам абыйга кияүгә чыгуы турында белдек. Әгъзам абыйның да гомер иткән Сарасы иртә гүр иясе булган. Берсе-ирен, икенчесе хатынын югалткан пар инде 25 елга якын бергә яши. Әгъзам абый биш елдан соң сукырая. Балалары булмаган, картлык көннәрендә бер-берсенә таяныч алар. Район оешмаларының берсендә җыештыручы булып эшләүче туганнары Гөлисә Әбделхәерова азык-төлеген алып кайтып бирә, йорт эшләрендә булыша икән. Кәримә әби үзе дә тик тора торганнардан түгел. Туксан яшендә дә суын үзе ташый, ризыгын әзерли. "Кеше кулларына гына калмасак ярый инде. Ә картлык һәркемгә килә ул", дип өзгәләнүче әби үзен хөрмәтләүчеләр исәнлегенә дога да кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта гомер кичерүче Кәримә Нуретдиновага 90 яшь тулды