Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Олы Кайбычта яшәүче Әминә әби Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

"Бәхетле ана кыз таба" диюләре хактыр. Бар гомерен Кошман авылында уздырган 90 яшьлек Әминә әби Габдрахманова Олы Кайбычта кызы Гөлнур гаиләсендә әнә нинди уңай шартларда яши!

Бар җире балкып утыручы йортта гомер кичерә әби. Урын-җире чиста, өе җылы, үзенә аерым бүлмәсендә кабельле телевидение эшли. Тәмледән-тәмле ризыкларны пешереп кенә тора кызы, пироглары да нәкъ әнисенеке кебек пешә, камыр куярга аннан өйрәнгән бит. Кияве Рамил да хөрмәт итә үзен, оныклары да «дәү әни» дип өзелеп тора. Картлыгымда чит авылда яшәргә мәҗбүрмен, дип тә кайгырасы түгел, Кошман белән Олы Кайбыч арасы шәһәрнең ике тукталышы кебек кенә. Якын булгач, туганнары белән дә аралашып торалар. Без башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин белән Россия Президентының тыл хезмәтчәне Әминә Габдрахмановага 90 яшьлек юбилее белән котлап язган тәбрикләү хаты һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырырга килгәч тә, әбине кунакка чакырып әллә ничә тапкыр телефон шалтырады. Күрше урамда гына кызы белән яшәүче бертуган сеңлесе Рабига икән. Кошманнан ветеран-укытучы Мансур абый Шәрәфиев та әбинең бертуганы булып чыкты, ул да Сахара апа белән Рабига апаларга килгән, инде апаларын да үзләре янына чакыралар.Читтә яшәүче кызлары, оныклары да еш кайта хәлен белергә. Әнә шулай туганлык җепләрен саклап яшиләр алар, бер-берсенә терәк. Рәхимулласы белән балалар үстереп, нәни улын сигез айлык чагында ук, инде гаилә корып яши башлаган ике малаен 26 шар яшендә, кызы Фәридәсен 55е тулганда мәңгелеккә югалткан ана йөрәге ничекләр түзде икән? Ярты гасырдан артык бергә гомер кичергән Рәхимулласы да 2001 елда вафат булган. Бөек Ватан сугышы ветераны булган ул, фронттан 1945 елның язында кайткан. 1942 елда Бакырчыга окоп казырга киткән Әминә анда ике генә атна эшли. Колхозга хисапчы кирәк булгач, чакыртып алалар да, Апаска укырга җибәрәләр.

- Ул вакытта Кошман ике колхозга -"Авангард" һәм "Ударник" колхозларына бүленгән иде. Мин "Авангард"ның хисапчысы, хәзергечә әйтсәк, бухгалтеры булдым. Икмәк, арпа урлаучыларга закон каты иде, суд каршысына бастырдылар, - ди Әминә апа.

Соңрак укытучы да була, секретарь, буфетчы да. Ә ире бригадир булып эшләгән. 90 яшьлек әби хәтере яхшы булуы белән генә түгел, газеталарны күзлексез укуы белән дә гаҗәпләндерде. Илгә-көнгә, балаларга, бәндәләр күңеленә рәхим-шәфкать теләп түр башында әледән-әле тәсбих тартучы Әминә Габдрахманованың үзенә дә тыныч картлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта яшәүче Әминә әби Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте