Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Патриотлар тәрбияләү – уртак бурычыбыз

Район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова тәкъдиме белән сугыш һәм тыл ветераннары Советының чираттагы утырышы мәгариф бүлеге белән берлектә, район гомумбелем бирү мәктәпләренең тәрбия эше буенча директор урынбасарлары һәм класс җитәкчеләре катнашында үтте.

Очрашуның максаты - ике якның да мәктәпләрдә тәрбия эшен ветераннар оешмаларының теләк-тәкъ­димнәрен истә тотып, җанландырып җибәрү. Әлфия Закирова фикеренчә, патриотлар тәрбияләү - замана мәктәбенең мөһим бурычларыннан берсе, һәм ул балага сабый чагыннан ук сеңдерелергә тиеш.

- ТР сугыш һәм хәрби хез­мәт ветераннары комитеты кабул иткән яшь буынга патриотик тәрбия бирү программасын һәм 2011-2015 елларда ТР гражданнарын патриотик тәрбияләү буенча эш планын тормышка ашыруда бергә эш­ләргә туры килә­чәк, - диде ул. - Бүген без тәрбия процессында ветераннар, интернационалистлар, әфган сугышында һәм кайнар нокталарда хезмәт иткән кешеләрнең тәҗрибәсенә таянуның ни дәрәҗәдә мөһим булуы хакында сөй­ләшәбез. Утырышка кадәр ветераннар оешмалары вәкилләре мәктәпләргә барып патриотик тәрбия бирүнең торышы белән танышты. Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы.

Кошман авылы ветераннар Советы рәисе Мансур Шәрәфиев үзенең чыгышында патриотик тәрбия мәсьәләсен хәл итүдә дәүләт структуралары һәм җәмәгать оешмалары эшчәнлеген ки­ңәйтүгә юнәлдерелгән "2011-2013 елларда Кайбыч районы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" максатчан программасының үтәлеше турында тәфсилләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хакимият "Форпост" кебек балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә йөз тоткан иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге үсешенә ярдәм күрсәтергә һәм өстәмә формалар, механизмнар булдыру өстендә эшләргә тиеш.

Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Ольга Сахарнова, Зур Подберезье мәктәбенең туган якны өй­рәнү музее җитәкчесе Екатерина Елисеева, Борындык төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры Рамил Гарәфиев, Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Гөлшаһидә Сабирова сугыш һәм хезмәт ветераннарын патриотик тәрбия өлкәсендәге тәҗ­рибәләре белән таныштырды. Утырышка нәтиҗә ясап, район мәгариф бү­леге начальнигы Илдар Шакиров балалар, яшь­ләр һәм ветераннар иҗ­тимагый оешмаларының бер­гә эшләве нәтиҗәсен­дә, патриотик тәрбия би­рүне оештыруның уңай нә­тиҗәләргә китерүен һәм яшьләрнең торган саен күбрәк өлешен үзе­нә тартуын билгеләп узды.

- Ветераннар белән очрашып сөйләшү, ветераннарның үз күзләре белән күреп, хәзер инде тарих битләрендә урын алган кичерешләре белән уртаклашуы, вакыйгаларга бәя бирүләре, һәм, гому­мән, батырлар белән җан­лы аралашу балаларыбыз күңеленә тәэсир итеп, тирән эз калдыра, - диде ул.

Совет утырышы үсеп килүче буында патриотлык хисе тәрбияләү буенча даими эш алып бару һәм анда ветераннар, әфганчылар, РФ Кораллы Көч­ләре сафларыннан кайткан солдатларны да җә­леп итү турында карар чыгарды. Музейларга "Ба­баларыбыз даны эзен­нән, гаиләмнең сугышчан үткәне" дигән кулъязма китап чыгару йөкләнде. Район Советы бинасы фойесында авыл җирлекләре ветераннары кулы белән эшләнгән күргәзмә дә эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова