Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пенсион грамоталылыкны үстерәбез

Татарстан Республикасында укучы яшьләр арасында социаль һәм пенсия буенча грамоталылыкны арттыру мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында оештырылучы "Пенсия белеме көне" акциясе районыбызның барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә һәм 135нче һөнәр училищесында үткәрелә.

Заниятиеләр циклына Олы Кайбыч гомумбелем бирү мәктәбендә булып узган Пенсион грамоталылык дәресендә старт бирелде.

РФ Пенсия Фонды идарәсе хезмәткәр­ләре дәүләт финанславы программасына керү, вакытыннан алда пенсия билгеләү, идарә компанияләре сайлау турында сөйләде. Һө­нәр училищесында узган дәрес аеруча кызыклы һәм файдалы булды. Яшьләрне "хезмәт эшчәнлеге", "пенсия исәпләү­ләре", "хезмәт кенәгәсе", "шәхси зат счеты" кебек билгеләмәләр кызыксындыруы ачыкланды. Шунда ук РФ Пенсия Фонды тарафыннан чыгарылган "Уку һәм тормыш өчен барысы да киләсе пенсия турында" дигән бай мәгъ­лүматлы төсле брошюраны тәкъ­дим иттеләр.

Әлеге басма битләрендә укучылар һәм студентлар өчен аңлаешлы телдә пенсия системасының ни­гезен тәшкил иткән төп билгеләмәләргә аңлатма бирелә, Россиядә пенсия белән тәэмин итү тарихы сурәтләнә. Китап укучылар, студентлар һәм укытучылар өчен дә кызыклы. Һәркемнең киләчәктә алачак пенсиясе өчен шәхси җаваплылыгы турында сөйләшү дә җанлы төстә узды. Укучылар үз­ләре үк шундый нәтиҗәгә килде: әле ерак киләчәк эше булып күренгән пенсия мәсьәләсе, ничә яшь­тә булуга карамастан, барыбызга да кагыла икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев