Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Президент бүләге

Федоровское авылында яшәүче Сара Сафиулла кызы Хәйруллина узган шимбәдә үзенең олуг юбилеен, 95 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы тапшырылды.

Юбилярга Президент котлавын, үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырырга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмә­туллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова килгән иде. Бу тантанада шулай ук Федоровское авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Сәлахов (рәсемдә), авыл җирлеге секретаре Ирина Анисимова, ветераннар Советы рәисе Нина Моисеева, авылдашы Анатолий Феногентов, туганнары катнашты.

- Бүгенге көндә Сара апа сез бик бәхетле. Беренчедән, 95 яшькә кадәр гомер итү һәркемгә дә бирелми, икенчедән, балаларыгызның кайгыртуын, күңел җылысын тоеп яши­сез. Яшьлек елларыгыз авыр сугыш елларына, илне сугыш китергән җимереклекләрне торгызу елларына туры килгән. Ул чордагы хезмәт батырлыгыгызга без бик рәх­мәтле, алга таба да шулай кадер-хөрмәттә озак яшәгез. Сезне сабый баладай караучыларга да рәхмәт, - диде Альберт Илгизәрович.

Сара Сафиулла кызы Бө­ек Октябрь революциясе булган елны Борындыкта туган. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы елларын да кичергән ул. Тормыш иптәше Нәбиулла Хәлиуллин белән парлы тормышта гомер кичерергә язмый аңа, сугыш башлана. Аннан 1945 елда исән-сау кайтса да, фронтта алган яраларыннан терелә алмыйча, 1946 елда вафат булган шул Нәбиулласы. Әмма нишлисең, тормыш дәвам итә, исәннәргә яшәргә кирәк. Яшьли тол калган Сара апа, улын әтиләрендә калдырып, Свердлов өлкәсенә эшкә китә. Тормышны ялгыз гына тартып бару җиңел түгел, язмышын Госман исемле ир белән бәйли. Матур гомер кичерәләр, ике ба­ла тәрбияләп үстерә­ләр. Госман ага да сиксәненче еллар башында бакыйлыкка күчкән. Сара әби улы Рафаэль, килене Ро­за гаиләсе белән яши.Тугыз оныгы, ун оныкчыгының яраткан дәү әнисе дә ул. Менә дүртенче елын инде гел урын-өстендә генә ятса да, һич авырсынмыйча карыйлар аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшь

2
X