Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Президент котлавы

Кече Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Белянинага 95 яшь тулды. Намуслы тормыш юлы узган озын гомерле әбигә РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.

Авылның хөрмәтле кешесе Валентина Антоновнага Президент котлавын, район башлыгы Альберт Рәхмә­туллинның бүләген башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды. Президент котлавында мондый сүзләр бар: "Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышы елларының иң авыр сынаулары аша узган җиңү­че­ләр буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сезнең һәрберегез уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте...".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент котлавы