Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Рәхмәт сиңа, укучым!” – Фәридә Нигъмәтҗанованың газета укучыларга мөрәҗәгате

Олуг шагыйрь, якташабыз, «Кайбыч таңнары"ның башлангычы булган "Колхоз бригадасы" гәҗитенең баш мөхәррире Шәүкәт Галиевның фатихасы белән редакциядә башланып киткән эшчәнлегемә нәтиҗә ясап, укучым белән хушлашыр вакыт җитте.

Бүген "Кайбыч таңнарының" 8693нче саны дөнья күрде. Шул санның һәрберсендә диярлек йөрәгем аша уздырган вакыйгаларга күзәтү, укучыга карата хөрмәт, мәхәббәт ярылып ята. Районыбыз оешкан мәлдә Кайбычка чакыруыма җавап итеп язган хатында халык шагыйренең "Редакциядә эшләргә җыенасыз дип ишеттем, бик хуп, иҗади эштә - мәгънәле гомер",- дигән юлламасын алган көннән бирле 20 ел сизелми дә үтеп киткән. Сезнең белән иҗади дуслыкта, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп үткән гомерне мәгънәле дисәм, килешерсең бит, укучым? Яраткан шагыйребез илһам чишмәсе булган Кайбычны бакый дөньяга күчкәнче сагынып, үз итеп яшәде, бездә лаеклы дәвамчыларын күреп, зур ышаныч баглады. Аның ышанычын аклый алдык дияргә нигез бар. Күпсанлы конкурслар җиңүчесе гәҗитебез узган ел "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең иң яхшы гәҗите булып танылды. Бу уңышта журналистларның да, штаттан тыш хәбәрчеләребезнең дә өлеше зур. Бердәмлек, тырышлык уңышка, яңалыкка юл яра. Редакция дигән зур корабны алган курсыннан тайпылдырмыйча, һәлакәтләрдән саклап, яңа үрләргә алып барырга язсын, район сулышын җиткерүче бердәнбер мәгьлүмат чарасы булган "Кайбыч таңнары"на иҗади уңышлар телим. Һәр эшнең башы ахырына караганда авыррак була. Ул авырлыклар журналистларга да, безнең белән хезмәттәшлек итүче хәбәрчеләребезгә дә, укучыларга да яхшы таныш. Юктан бар буласы җиңел түгел. Әмма үткәргән елларыбызның мәгънәсе бар. "Кайбыч таңнары"ның 80 еллык тарихы - моңа ачык дәлил. Һөнәри кыйблабызга бару юнәлешендә объективлык, гаделлек, принципиальлек юлдаш булганда, район гәҗите һәр йортта үз, көтеп алган дәрәҗәле кунак, эчкерсез якын дус булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Рәхмәт сиңа, укучым!” – Фәридә Нигъмәтҗанованың газета укучыларга мөрәҗәгате