Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сагындырган бәйрәм

Мөрәледә Сабантуе соңгы тапкыр 1998 елда үткәрелгән булган. Шуңа да быел үзләрендә дә милли бәйрәм узачагы турындагы хәбәрне, авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин әйтеп узганча, шатланып кабул иткәннәр.

Бәрле буендагы яшел тугайда узган авыл Сабантуенда халыкның күплеге дә бабаларыбыздан ук килүче бәйрәмне зарыгып көтеп алулары турында сөйли. Авыл халкын, ераклардан кайткан бәй­рәм кунакларын Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова кайнар котлады."Заволжье" җәмгыяте директоры урынбасары Ильяс Габбасов, Мөрәле- Федоровское филиалында язгы чәчүдә тырышып эшләгән игенчеләргә, мул продукция җитештерүче терлекчеләргә хезмәтләре өчен тирән рәхмәт белдереп, акчалата бү­ләкләр тапшырды. Алар арасында Фәнил Адаганов, Илдар Миннегалиев, Камил Садриев, Илдар Миназов, Фирдүс Шаһивәлиев, Ри­яз Фәхриев, Айрат Хәй­руллин кебек механизаторлар, Рания Хә­мидуллина, Ольга Иванова, Хатирә Әхмәтшина кебек терлекчеләр бар иде.

Сабантуйны алып баручы китапханәче Миләүшә Әхмәтова халык уеннарын игълан итте. Бу бәй­рәм­нең үзенә генә хас барлык халык уеннары да оештырылган иде. Бү­ләкләр дә мулдан әзер­ләнгән. Авыл җирлеге баш­лыгы спонсорларның ярдәме зур булуын әйтеп узды. Алар - "Заволжье" җәмгыяте, "Кайбычагрохимсервис" җәмгыте җи­тәкчесе Фәргать Сибгатов, эшмәкәрләр Фирдүс һәм Рушания Хисамиевлар, Илсур Зәйнуллин, Альберт һәм Гөлия Билалиевлар, Зөфәр һәм Илфат Гобәевлар, кибетчеләр Рамилә Сөнгатова, Нурсинә Садриева, ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин, стоматолог Рамил Гарифуллин. Барысы да диярлек шушы авылда туып үскәннәр. Милли көрәштә зурлар арасында иң көчлеләре булып хәзер Яшел Үзәндә яшәү­че Мөрәле егетләре Альфир Хәсәнов (баш батыр), Зөлфәт Шәрәфиев, Динар Хәсәновлар танылды. Кечкенәләр арасында Булат Сибгатов, 18 яшькә кадәргеләрдән Айдар Билалиев үзләренең өметле көрәшчеләр икәнлеген күрсәтте. Авыл үзешчән­нәре белән бергә Казаннан килгән сәхнә осталары халыкка күңелле мизгелләр бүләк итте.

- Без Буадан Мөрәлегә кодаларга кунакка килдек. Кайбычның табигате искиткеч гүзәл, эшләре дә гөрләп бара. Җәй башланды гына әле, монда инде сенаж базларын тутырырга өлгергәннәр, печән чабалар. Сабантуен да матур итеп оештырганнар - дип фикерләре белән уртаклашты Рифкать абый Хөсәенов.

Ә мөрәлелеләр үзләре икенче елга да бәйрәм узачагына өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәледә Сабантуе