Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Салкыннарга бирешмибез

Атнадан артык инде термометрларда күрсәткеч -20дән дә күтәрелми. Йолдызлы аяз төннәр ул әле романтика гына түгел, битне өшеткеч салкын да, фәлән кадәр зәңгәр ягулык һәм утын да дигән сүз бит! Суык булмаса, нинди кыш инде ул, диючеләрне шатландырырга ашыгам: бу атнада һава температурасында әллә ни зур үзгәреш көтелми.

Фәнзилә Биктимерова, Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәк­тәбе директоры:

Салкыннардан бер дә курыкмадык: автобусларыбыз йөреп торды, укулар өзелмәде. Мәктәбебез бик җылы, кайнар ризык ашатабыз, озынайтылган көн төркемендәгеләр төш­ке аштан тыш, соңрак кайнар чәй эчәләр. Салкын тиеп авыручы балалар дәваланып яңадан укырга киләләр, андыйлар күп түгел. Икенче яртыеллык бердәм дәүләт имтиханы, дәүләт йомгаклау аттестациясенә җит­ди әзерлек вакыты, бик җитди чор. Ата-аналар да моны яхшы аңлый. Бала мәктәпкә килмәсә, класс җитәкчеләре сәбәбен шунда ук ачыклый, ата-аналар белән элемтәбез даими, сәбәпсез дәрес калдыруга юл куелмый.

Артем Козлов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы:

Салкынны гына көткән, диярсең, суүткәргеч труба тишелеп, Мәлки авылының бер өлеше атнага якын сусыз утырды. Халык суны коедан, тирә-як сулыклардан ташыды. Авылдашлар белән бергә суүткәргечне төзәттек, хәзер барысы да тәртип­тә. Салкын көннәр көтел­мәгән сюрпризлар ясый икән. Ялгыз әби-бабайлар даими игътибар үзә­гендә, аларны социаль хезмәткәрләр ярдәмен­нән калдырмый. Мәктәптә дәресләрне соңрак башлау барәбәренә салкыннарны җиңделәр.

Екатерина һәм Николай Никитиннар, Камыллы:

2004 елда ук өебезгә газ керде, өебез җылы, салкыннар куркытмый. Газга экономия максатыннан утын да ягабыз. Утынны җәйдән улыбыз Игорь әзерләде, ул Иске Тәр­биттә янгын сүндерүче булып эшли, безнең бе­лән яши. Икенче улыбыз Казан (Идел буе) федераль университетын кызыл дипломга тәмамлап, аспирантурада калды. Алар өчен сөенеп, яхшыга өметләнеп яшибез. Саулык-сәламәтлектән аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: морозы суык Йолдызлы аяз төннәр