Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сания апага Президент котлавы

Борындык авылында яшәүче Сания апа Шиһаповага 5 сентябрьдә 90 яшь тулды. Бу көнне юбилярга Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын тапшырдылар.

Илбашының шәхси котлау сүзләре язылган бүләген һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тирән рәхмәт хисләре белән сугарылган тәбрикләмәсе белән җылы юрганны Сания апага башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова ирештерде. Борындык авыл җирлеге бухгалтеры Әлфия Кәримова да үзенең беренче укытучысын зур юбилее белән котларга килгән иде. Ерак, эш атнасы дип тормаганнар, кырык эшләрен кырык якка ташлап, Мәскәү, Казанда, Биектау, Лаеш районнарында яшәүче, инде үзләре дә олыгаеп баручы кызлары, уллары, кияү-киленнәре дә дөньядагы иң кадерле кешеләрен котларга дип туган нигезгә ашкынып кайтканнар.

-Без әниебез белән бик нык горурланабыз. Биш ел элек вафат булган әтиебез Фоат белән 62 ел бергә матур-тигез тормыш кичерделәр алар. Безгә дә гаиләләребезне сакларга, парлап канат какканда гына тормыш авырлыкларын җиңелрәк җиңәргә мөмкин икәнлегенә төшендерделәр. Аллага шөкер, барыбыз да үз урынын тапты. Әниебезнең исән-сау булуына шатланып яшибез,- ди Мәскәүдән кайткан кызы Луиза ханым.

Кырык биш елга якын Борындык урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән Сания Вилдан кызы бүгенге көндә кызы Люция тәрбиясендә яши. Чыннан да, бик бәхетле ана ул. Кызлары Луиза, Люзия, Люция, Лилия, уллары Зөфәр, Илшат, кияүләре, киленнәре "әни" дигән сүзне авызыннан да төшерми, кадерләп кенә торалар. Аларның юбилей көнендә әнә шулай бергә җыела алулары да әти-әниләре биргән тәрбиянең татлы җимеше. Бу аларның ана хакын хаклауларын дәлилли. Сания апа туксан яшендә булса да, әкренләп үз аягында йөри, хәтере дә әйбәт.

- Мин бу гаиләдә килен кеше, Биектау районының Озерный совхозында рус теле укытучысы булып эшлим. Туксан яше уңаеннан әнигә Президент та, район башлыгы да хөрмәтен белдерде. Әмма күңелдә бераз үпкә дә бар, ничә еллар буена укытучы булып эшләгән әниебезгә мәгариф хезмәткәрләренең игътибары җитми. Өйгә килеп күренгәннәре дә юк. Озак еллар мәктәптә хезмәт, физкультура, физика укыткан әтиебез Фоатны соңгы юлга озатканда да алар күренмәде. Югыйсә, икесе дә мәгариф ветераннары. Әни бу юлы да Борындык мәктәбеннән килерләр дип көткән иде... Аңа бернинди дә бүләкләр кирәкми, иң мөһиме - игътибар, - диде Суфия Әхәтовна.

Әйе, җылы сүз, игътибарга барыбыз да мохтаҗ. Сания апа Хөкүмәт бүләкләрен дә, кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт, дип, кабул итеп алды. Шулай зурлап килүләре, онытмаулары аның өчен барысыннан да кадерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык авылында яшәүче Сания апа Шиһапова

2
X