Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шөкер итик барысына

Иртән торып күзең ачсаң, Таң беленсә тәрәзәңдә, Исән-имин булганыңа Шөкер ит Хак Тәгаләгә. Дөньяларда яшәр, Иман белән тудык җирдә. Иксез-чиксез нигъмәтләрнең Шөкер итик һәммәсенә. Кием дисәң, кибет тулган, Ризыклар да төрле, мулдан. Көнебез якты, төнебез тыныч Барысы да Аллаһыдан. Җәйләр өчен яңгырлар бар, Кыш көнендә ява карлар. Саф һавасы, дәрья-сулар,...

Иртән торып күзең ачсаң,

Таң беленсә тәрәзәңдә,

Исән-имин булганыңа

Шөкер ит Хак Тәгаләгә.

Дөньяларда яшәр,

Иман белән тудык җирдә.

Иксез-чиксез нигъмәтләрнең

Шөкер итик һәммәсенә.

Кием дисәң, кибет тулган,

Ризыклар да төрле, мулдан.

Көнебез якты, төнебез тыныч

Барысы да Аллаһыдан.

Җәйләр өчен яңгырлар бар,

Кыш көнендә ява карлар.

Саф һавасы, дәрья-сулар,

Ай, кояшы һәм йолдызлар.

Аллаһының кодрәте киң

Безгә аннан Коръән иңде.

Тыйганнардан тыелып яшик,

Кушканнарын үтик инде.

Мәчет чакыра, шунда барыйк,

Остазлардан белем алыйк.

Мөмкинчелек булган саен,

Изгелекләр эшләп калыйк.

Гомер үтәр, бер көн җитәр,

Җыйган маллар торып калыр.

Бары кылган гамәлләребез

Үзебез белән бергә барыр.

Шөкер итик барысына,

Без бу җирдә кунак кына.

Тормыш ямен, кадерен белеп,

Яшик яле тыйнак кына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев