Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шуширмә авылында яшәүче Нурсәйлә апа Минаҗиевага 90 яшь тулды

Нурсәйлә апа Гөлнурын барлап кына тора. Килененең тавышы колагына ишетелмәсә, исеме белән дәшеп, кайдалыгын сорап куя. "Монда мин, әни, яныңда утырам", - дигән сүзне ишетүгә тынычлангандай була. Унынчы дистәне ваклаучы әбекәйнең күзләре соңгы елда бөтенләй күрми башлаган шул...

Шуңа да карамастан, ул һәр яңа көнгә шөкер итә. Юбилярны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиевның бүләк һәм котлауларына да ихлас рәхмәтләрен укыды. Әле былтыр гына май табигатенең гүзәллеген урамга чыгып күзәткән Нурсәйлә апа Минаҗиеваның сәламәтлеге кисәк кенә какшаган. Көздән бирле күп вакыты урын өстендә үтә икән. Ярый әле, караучылары - килене Гөлнур белән Борындык мәктәбенең 9 сыйныфында укучы оныгы Гүзәл әбекәйне кайгыртып, кадер-хөрмәттә тәрбиялиләр.

- Шөкер, әниебез дә, туган нигезебез дә ышанычлы кулларда. Әнине иң газизе кешеседәй якын итеп тәрбияли, чиста-пөхтә итеп карый. Кайчан гына кайтып керсәк тә, безгә дә ачык йөз, тәмле сүздән башканы күрсәтми. Киленебездән бигрәкләр дә уңдык, рәхмәт укып туя алмыйбыз, - дип, күз яше белән шөкерана кыла Нурсәйлә апаның Яшел Үзәндә яшәүче кызы Әминә.

Яшьтәшләре кебек, аның да яшьлеге сугыш чоры, сугыштан соңгы авыр еллар белән бәйләнгән. Окоп казу, урман кисү кебек авыр эшләрнең берсеннән дә калмаган, колхоз эшенең дә һәрчак үзәгендә кайнаган. Тормыш иптәше Хәялетдин белән биш бала үстергәннәр. Уллары Госман белән Гали, кызлары Әминә Яшел Үзәндә яшиләр. Фәридәләре Татар Әҗәлесе авылында кияүдә. Төп нигездә Гомәрләре төпләнеп калган. Җәмәгате Гөлнур белән "Яңа юл" хуҗалыгында эшлиләр. Аларның уллары Салават Яшел Үзәндәге механик көллиятендә, Гүзәлләре мәктәптә белем ала. Нурсәйлә апаның 10 оныгы, ике оныкчыгы бар!

Юбилярны 90 яшьлеге белән котларга Нурсәйлә апаның бертуган абыйсының кызы Зәфнун ханым да кайткан иде.

- Әтиебез ягыннан иң якын туганыбыз ул. Кечкенәдән җәйләрне Шуширмәдә уздыра идек - киң күңелле апабыз барыбызны да сыйдырды. Һәрчак тирә-күрше, туган-тумача белән дус-тату булды, әле дә киңәш сорап киләләр Нурсәйлә апабыз янына, - дип сөйли ул хатирәләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурсәйлә апа Минаҗиевага 90 яшь тулды Шуширмә авылы