Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шуширмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Шуширмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Абдулразак ага Аб­­дул­галиев шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тәбрикләү сүзләрен җиткерү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев килгән иде.

- Мине шул кадәр олылаулары өчен рәхмәт инде, - диде ул, күңеле тулып.

Абдулразак агага зур сынаулар, катлаулы тормыш юлы аша үтәргә туры килгән. Колхозда ветеринария табибы булып эшләгән Гатаулла һәм гади колхозчы Мәрьям Абдулгалиевларның олы баласы булып дөньяга килгән ул. Авыл мәктәбендә биш класс белем алган Абдулразак яшьтәшләре белән колхоз көтүе көтә, яшьтән үк хезмәт чыныгуы ала. Язмыш аны яшьли сыный башлый. Биш баласын, тормыш иптәшен ялгыз калдырып, әниләре үлеп китә. Әтиләре икенчегә өйләнә. Кайгы ялгыз йөрми, дигәндәй, тормыш җайланып кына килгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Абдулгалиевларга да озак көтәргә туры килми, 1942 елның октябрендә әтиле-уллы сугышка чыгып китәләр.

Яшь солдат курсларын үтеп, тупчы һөнәрен үзләштергәч, егет Ленинград фронтына эләгә. Шәһәрне камалыштан азат иткәч, аларның тупчылар полкы Украина, Польша, Чехословакия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сугыш барышында күрсәткән батырлыклары өчен кече сержант Абдулразак Абдулгалиев өченче дәрәҗәдәге "Дан" ордены, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. 222 укчы дивизия составында ул Берлинга кадәр барып җитә. Берлинны алу өчен барган каты сугышларның берсендә аның аягы яралана. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Туган якларына 1945 елның 5 ноябрендә генә кайта. Ул кайтканда әтисе фронттан кайтып колхозда эшли башлаган була. Ике фронтовик сугыш турында сөйләшеп утырганда Берлин шәһәренең бер үк районында, төрле урамнарда сугышып йөргәннәрен ачыклыйлар.

Сугыштан соң Абдулразак ага колхозда озак еллар тракторчы булып эшләп лаеклы ялга чыга. Борындык кызы Наибә белән 1946 елда гаилә коралар, ике кыз үстерәләр. Тырыш механизатор 1975 елда "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены белән бүләкләнә. Тора-бара атказанган колхозчы исеме бирелә. 1983 елда ул лаеклы ялга чыга. Фронтовикны сугыш бетеп 40 ел үткәч, 1985 елда "Бөек Ватан сугышы" ордены эзләп таба.

2005 елда 55 ел бергә тату гомер иткән тормыш иптәше Наибә апа вафат була. Кызлары Нурания белән Люция югары белем алалар. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда, әтиләрен кайгырталар. Кышын Казан шәһәренә алып китәләр, җәйге чорда ветеран туган авылына кайтырга ашкына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев