Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Социаль ипотека буенча ничек торак алырга?

Район башлыгы катнашында узган киңәшмәләрнең берсендә гражданнарны социаль ипотека буенча торак алуга чиратка кую тәртибе хакында сүз алып барылды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова киңәшмәдә катнашучыларны социаль ипотека буенча кемнәрнең тораклы булырга хокукы барлыгы белән таныштырды. Бу төр ипотека буенча бюджет хезмәткәрләре һәм программаны өлешчә финанслаучы предприятиеләрдә эшләүчеләр йортлы була ала. Әлеге программа нигезендә гражданнарны торак алуга мохтаҗ дип тану тәртибе Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары белән 2009 елда ук расланса да, бу программа эшләмәгән. Чыгыш ясаучы гаиләне социаль ипотека нигезендә торак шартларын яхшырту буенча чиратка куюга хезмәт итүче шартлар белән таныштырды. Беренче чиратта теркәлү яки эш урыны буенча гариза бирергә кирәк. Гариза бирүченең генә тү­гел, гаилә әгъзаларының да эш урыннары булырга тиеш. Икенче шарт - гаиләнең айлык түләүләрне үзвакытында түләп баруга гарантия бирүче айлык кереме. Болардан тыш, гаиләнең бер кешесенә туры килә торган гомуми мәйдан белән тәэмин ите­леш исәпкә алына. Ул 18 кв.метрдан да ким булмаска тиеш. Ялгыз яшәүче кешегә дәүләт ярдәме белән бирелүче торакның гомуми мәйданы нор­мативы - 32 кв.метр, ике һәм аннан да күбрәк кешеле гаиләгә - 42.кв.метр, 3 һәм аннан да күбрәк кешеле гаиләгә - бер кешегә 18 кв.метр. Торакка дәгъва кылучы Кайбыч муниципаль районының торак комиссиясенең җәмәгатьчелек торак комиссиясенә документлар тапшыра, соңгысы, материалларны карап, гариза бирүчене торакка мохтаҗлар исемлегенә кертү яки баш тарту буенча бер ай эчендә карар кабул итә. Бу хакта документлар башкарма комитетка җибәрелә, ан­да ун көн эчендә кабул ителгән карар гражданны (гаиләне) социаль ипотека буенча торак алуга мохтаҗ буларак исәпкә кую өчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фондына юллана.

Торак шартларын яхшыртуга дәүләт я­рдәме алу хокукы гаиләне шушы фонд реестрына исәпкә куйган көннән барлыкка килә. Бу хакта фондтагылар җирле үзидарә ор­ган­нарына ун көн эчендә хәбәр итә. Уведо­м­ление алган 90 көн вакыт эчен­дә алар шушы фонд бе­лән социаль ипотека кил­е­шүе төзергә һәм минималь хезмәт хакының 50 процентыннан да ким бул­маган күләмендә айлык түләү кертеп барырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль ипотека