Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Су булмауда кем гаепле?

"Без, Кошман авылының Такташ урамында яшәүчеләр, бик еш сусызлыктан тилмерәбез. Бу хәл кайчанга кадәр барыр, ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде".

Укучыларыбыз әлеге хәбәрне электрон почтага юллаган. Хатка Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина җавап бирә:

"Кызганыч, мондый хәл кайбер башка авыл җирлеклә­рендә дә күзәтелә. Бу мәсьәлә баш авыртуына әй­ләнде. Югыйсә, су трассасын даими карап, ремонт та­ләп ителгән урыннарны төзекләндерәбез, урамда су агып ятуга юл куелмый. Күптән түгел Ә.Сәгыйди һәм Һ.Такташ урамнары чатында ремонт ясалды. Авылыбызга чишмә суы 2002 елда китерелде, аңарчы хезмәт иткән су башнясы шуннан бирле эшләмәде. Ике ел элек, сусызлык проблемасы килеп тугач, башняны яңадан эшләтеп җибәрдек. Сигез ел дәвамында бик таушалган иде ул, төзекләндерү, тишекләрен ямау шактый чыгымнар таләп итте. Хәзер җәйге чорда чиш­мә суына башнядан колонка суы да кушыла. Башняда су даими тулып тора, димәк, трассада да җитәрлек булырга тиеш. Сусызлыкның сәбәбе Кошман халкына мәгълүм - хуҗалыкларда бәрәңге, чөгендер, люцерна бакчаларына сиптерү аркасында авылның очында урнашкан Такташ урамына су барып җитә алмый. Яңгырлы көннәрдә, бакчага сибү зарурлыгы кимегәч, ни хикмәт, су анда да җитә бит. Рейдларга чы­гу да ярдәм итми, кисәтүгә колак салгандай булалар да, вакыт үткәч, яңадан шул хәл кабатлана. Авылдашларны сусыз тилмертү хакына югары уңыш алырга телиләрме - аңлашылмый. Соңгы чара - полициянең участок уполномоченные белән йорттан-йортка кереп, штраф сугарга гына кала. Бу очракта инде беркем дә җәзадан котыла алмас".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман авылы сусызлык