Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Су яшәеш чыганагы

Федоровское авылында халыкны су белән тәэмин итү системасы узган гасырның җитмешенче елларында ук эшләнгән.

Таушалган су торбалары әле бер, әле икенче җирдән тишелү сәбәпле, соңгы елларда халык еш кына сусыз интегә иде. Хәзерге вакытта да авылның Тутаев урамында су юк. Федоровское авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Салахов бу проблеманы хәл итәр өчен, шәхси эшмәкәр Ильмир Җаббаровка мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең бригадасы белән су кертү эшенә 30 ноябрьдә керешкән. Алар 270 метр араны экскаватор белән казып, шунда полиэтилен торба салганнар. Хәзер торба салынган чокырны күмү белән шөгыльләнәләр, алга таба торбаның ике башын су системасына кушып, су җибәрәсе кала.

-- Элекке су торбасыннан су агып ятып, җирне сазлыкка әйләндергән, шул урыннарны казу, аннары торбаны Бәрле елгасы аша чыгару эшнең иң кыен участоклары булды, -- ди Ильмир Җаббаров. Аның әйтүенчә бирендә тагын өч- дүрт көнлек эш башкарасы бар. Шуннан соң халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское авылы