Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сырхауханәдә диварлар да дәвалый

Бу атнада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов капиталь төзекләндерүдән соң Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге белән танышты.

Министр Кайбычка муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин чакыруы буенча килде, алар медицина учреждениесендә персонал белән дә очрашты. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы кысаларында 2012 елда кабул итү бүлегенә 5 миллион ярым суммага исәпләнгән капиталь төзекләндерү үткәрү планлаштырылган иде. Ремонт эшләре тө­гәлләнде, яңа җиһазлар белән баетылган кабул итү-диагностика бүлеге һәм ашыгыч ярдәм пункты хезмәт күрсәтә.

- Хәзер авыл җирендә эшләүче табибларның эш шартлары шәһәрнекеннән әлләни аерылмый. Сыйфатлы ремонт, төрле кабинетлар, күчереп йөртү мөмкинлеге булган рентген аппараты, югары класслы ультратавыш сканеры, ясалма сулыш аппараты һәм башкалар медицина персоналына авыруларга тиз ара­да кирәкле ярдәмне күр­сәтергә мөмкинлек би­рә­чәк, - диде министр. Участок табиблары Фи­рүзә Алабердина, Марат Бакаевтан халыкны госпитализацияләү дәрә­җә­се турында сорашты, баш табиб Газимагомед Магомедов белән ашыгыч ярдәм бүлегенең эшчәнлеге, кадрлар белән тәэмин ителеш, дарулар мәсьәләсе турында сөй­ләште. Кабул итү-диагностика бүлеген карап узганнан соң, транспорт чараларына каршылыксыз ке­рү өчен юл калдырылуына канәгать булуын белдерде. Агымдагы ел­да биредә «Уңайлы мохит» программасы нигезендә лифт өчен шахта төзү күз­дә тотыла. "Авырулар, ашыгыч ярдәм машинасын көтмичә, үз транспортларында сыр­хауха­нәгә килеп, тиз арада медицина ярдәме алсын өчен бу аеруча мө­һим.

Кайвакытта минутлар да күп нәрсәне хәл итә бит", - диде республиканың баш табибы.

Район башлыгы министрга хирургия, терапия бүлекләрен, ремонт таләп ителгән аш-су блогын күрсәтте, яшь кадрларны җәлеп итү буенча планнары белән уртаклашты. Сырхауханә хезмәткәрләре белән очрашу вакытында Айрат Фәррахов республикада гражданнарга югары технологияле медицина ярдәме күрсә­тү, авыл җирендә медицина шартлары тудыру, авыл җирендә эшләүче яшь белгечләргә ярдәм итү, яңа мәгълүмати системалар белән эшләү турында сөй­ләде, Кайбыч районында халыкның сәламәтлеген саклау буенча башкарылган эшләргә дә тукталды.

- Бассейн, спорт залы булган яңа спорт комплексы төзү, сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү - моның ачык мисалы, - диде ул. - Әмма безне районда үлүчеләрнең саны күп булуы борчый. Табиблар йөрәк-кан тамырлары, онкологик авыруларны кисә­тү, диагностикалау буенча системалы рә­вештә эш алып бару зарурлыгын онытмаса иде. Бүгенге шартларда кеше 85 яшькә кадәр яшәсен өчен үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту, сәламәт яшәү рәвеше - озак яшәүнең сере. Без, табиблар, бу хакыйкатьне халыкка җиткерергә бурычлы, - диде Айрат Зәкиевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альберт Рәхмәтуллин ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов