Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сүздән эшкә күчәр вакыт

Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, Колаңгы авыл җирлеге советы секретаре Илсөяр Сибгатуллина катнашында узган административ комиссия утырышында Бәли авылы кешесенә көнкүреш калдыкларын үз йорт территориясеннән читкә чыгарып түккәне өчен полициянең участок уполномоченные Альберт Шәфиев тарафыннан төзелгән административ беркетмә тикшерелде.

Комиссия гражданканың бу гамәлләрен Территорияне төзекләндерү кагыйдәләренең 2.3.20 пунктын бозу дип таныды һәм ике мең сум күләмендә штраф билгеләде. Борындык авылыннан ике кеше кәҗәләрен, тагын берсе биш сарыгын урамда караучысыз йөртеп, Борындык авыл җирлегенең Территорияне төзекләндерү кагыйдәләренең 2.9.8 һәм 2.9.9 пунктларын үтәмәгән өчен шулай ук ике мең сум штраф салынды. Терлек-туар хуҗаларына куелган таләпләр турында газета даими хәбәр итә, торак пунктларда урамда йорт хайваннарын йөртергә ярамаганлыгы хакында кисәтүләр дә таратылды. Һәр авылда сыерлар һәм сарыклар өчен махсус билгеләнгән урыннарда көтүлекләр оештырылды. Кәҗәләр бигрәк тә зур куркыныч тудыра. Комиссия рәисе урынбасары Рәмис Хәялиев аларны "террористлар" дип атады: берни алдында да туктап калмыйча, юлында очраган һәр нәр­сәне - агачмы, куакмы, чәчәклекме - таптап, изеп, җимереп баралар. Ишегалды-абзар тирә­сен­нән ерак җибәрергә ярамый. Беркем дә кисәтү белән генә котыла алмас, штраф сугачаклар. Беренче тапкыр кырын эшең белән участок уполномоченные игътибарына эләк­сәң, ике мең сум, кабат шул хатаңны кылсаң - биш мең түлисең. Акчаңны янга калдырасың кил­сә, телисеңме-теләмисеңме, Территорияне төзек­лән­дерү кагыйдәләрен хөр­мәт итәргә өйрәнергә туры киләчәк. Контейнерлар юклыгын сылтау итеп, көнкүреш калдыкларын урамга, тыкрыкларга чыгарып аударучыларны да шундый ук язмыш көтә. Йорт хуҗалары район торак-коммуналь хуҗалык идарәсе белән килешү төзеп, аларның хезмәтләре өчен түләргә тиеш. Кем­дер килеп, ялкау хуҗаның йорт тирәсендәге үләнен чабып, чүп-чарын чистартып бирер дип уйлаучылар нык ялгыша. Кычыткан белән алабутаны чабу да, сарык-кәҗә­ләрне саклау да - шул йортта яшәүчеләрнең бурычы.

Бу уңайдан газета укучыларга Актаныштан Олы Кайбычка кунакка кайтучылар белән булган әңгә­мәне тәкъдим итә­без. Бу очрашу Актанышта узачак республика семинары алдыннан булды. "Кунаклар каршы алырга әзерләнәсезме, чүп-чар җы­еш­тырасызмы?" - дип кы­зыксындым. "Бордюр тузаннарына кадәр сөрт­тек, әллә сездә кунакларны башкача каршылыйлармы?" - дигән җавап ишеттем. Ә без әле дә йорт тирәсендәге кычыткан белән әрек­мәнне чабарга өйрә­неп бетә алмыйбыз. Соңрак Рәмис Рафисович миңа Актаныштагы урамнар, паркларның гаҗәп чиста, җы­ештырылган булуын, юл кырыйларында чакрымнарга сузылган агач посадкалары шаулап утыруын сокланып сөй­ләде. Анда беркем дә чүп-чар калдырмый, чөн­ки тәртип­тә тотуның нинди авыр хезмәт икәнлеген яхшы аңлый. Туган җиргә мә­хәб­­бәт менә нинди бу­ла! Ул сүздә түгел, эш-гамәл­ләр­дә чагылыш та­ба шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Борындык Территорияне төзекләндерү кагыйдәләре Рәмис Хәялиев Актаныш