Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тәмле булсын!

Бүген Яңа ел табынына бәйрәм рецептын Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Костюкова тәкъдим итә.

Ольга Васильевна белгечлеге буенча географ. Яңа елда алар күптән килүче матур гадәт буенча башта әти-әниләренең өендә җыелалар. Әти-әниләре төп нигездә уллары гаиләсе белән яши. Аннан соң өйләренә бәйрәм табынына кайталар. Казандагы кызлары да кунакка кайта, Яңа ел гаилә бәйрәме бит. Ольга Васильевна салатлары күңелегезгә хуш килер дип уйлыйбыз. Сездән дә рецептлар көтәбез.

Сырлы салат

Салат өчен: 200 г пешкән тавык ите, 1 стакан әстерхан чикләвеге, 1-2 баш суган, 200 г каты сыр, 3 пешкән йомырка һәм майонез кирәк булачак.

Тавык итен шакмаклап турарга, чикләвекне вакларга, суганны турап, пешекләргә, сырны эре угычта уарга, йомыркаларны ваклап турарга. Барысын бергә кушып, майонез белән болгатырга.

Караҗимешле салат

Салат өчен: 200-300 г ысланган (копченая) тавык ите, 1 стакан төшләреннән арындырылган караҗимеш, 1 стакан әстерхан чикләвеге, 4 пешкән йомырка, 1 тозлы кыяр, майонез кирәк булачак.

Ысланган тавык итен тиресеннән һәм сөякләреннән аерып, ваклап турыйбыз. Караҗимешне, парландырып алганнан соң, вак итеп турыйбыз. Әс­тер­хан чикләвеген вак угыч аша үткәрәбез. Йомырка һәм тозлы кыярны тавык итен тураган шикелле турыйбыз. Соңыннан барысын бергә майонез белән болгатабыз һәм матур савытларга салып табынга куябыз.

Ашларыгыз тәмле, тормышларыгыз ямьле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел табынына бәйрәм рецепты

2
X