Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тракторда эшләгәндә кабынган мәхәббәт

Россия Президенты Владимир Путинның сугыш елларында һәм аннан соң фидакарь хезмәт куеп эшләгән өлкән буын кешеләрен юбилейлары белән котлап язган чираттагы хаты бу юлы Багай авылына адресланган иде.

Еллар узу белән йөзен җыерчыклар баскан Пелагея Погодина конвертны кулына алгач, калын кысалы күзлеге аша анда язылганнарга күз йөртеп чыкты да, хатирәләргә бирелде:

- Рәхмәт, безнең буынны хөрмәтләүчеләргә. Безгә авырлыкларны күп кү­рергә туры килде шул. Сугыш сүзен ишетәсем дә килми, хәтта. Телевизордан да сугыш турында кинолар карарга яратмыйм. Гомер иткән ирем Иванны фронтка унсигезе тулуга алганнар, еш искә ала ул мәхшәр тулы көннәрне. Мин үзем дә чак кына сугышка эләкмичә калдым. Федоровское МТСында тракторчы булып эшләгән чагым. Кырда җир сукалаганда хәрби комиссариатка чакырулары турында повестка биреп киттеләр. Бардым. Тиздән сугышка китәсең, җыен, диделәр. Күз яшьләремә буылып кайттым да, иптәшләрем белән хушлаштым, бу хакта МТС директоры Улитинга да кереп әйттем. Ә ул, мине тынычландырып, хәрби комиссар янына чыгып чапты. "Авылда эшләргә ир-атлар калмады бит инде, кызлар да китсә, кырда кем эшләр соң? - дип, мине фронттан алып калды. Ул вакытта миңа 19 яшь иде.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та колхоз кырларын тракторында иңли әле ул. Фронттан кайткан егет, үзеннән өч яшькә кечерәк Иван белән мәхәббәтләре башлануга да шул трактор "гаепле" түгелме икән әле? Тракторчы кыз Пелагеягә сабанчы итеп билгеләнгән егет шул тузанга батып эшләгән чакта гашыйк була да инде кызга. Эштә ялкын кебек егет белән кыз тракторчылар арасында гел алдынгы урыннарда бара. Кулы эшкә ятып торуы, ышанычлы булуы белән әсир итә егет кыз күңелен. Хәер, моның башкача булуы да мөмкин түгел: фронтта чыныгу алган Иван тыныч тормышта эшләүнең кадерен, туган җирдә икмәк үстерүнең тәмен белә. 1944 елда армиягә алынган авыл малае өченче Белоруссия фрон­тындагы пехота полкында хәрби әзерлек уза. Яшь солдатларны Кенигсбергны штурмлауга әзерләгәннәр.

- Ә бер көнне тревога игълан иттеләр дә, безне вагоннарга төяп, Көньяк Пруссиягә озаттылар. Поезддан төшкәч, 150 чакрым араны җәяүләп уздык. Әнә шул вакытта фашистларның көчле каршылыгына очрадык, дошман минасыннан каты яраланып, Уфага госпитальгә озаттылар. Безнең ил гаскәрләренең фашистларны тар-мар итүе турындагы хәбәрне дә мин шунда ишеттем, - дип, сүзгә кушылды әле сугыштан соң да махсус гаскәрләрдә ике ел хезмәт иткән Иван Погодин.

75 яшенә кадәр корыч атыннан аерылмаган сугыш ветераны Иван ага һәм тыл хезмәтчәне Пелагея Погодина бүген икесе генә, бер-берсен кайгыртып, гомер кичерә. Биш балага гомер бүләк иткәннәр, бер уллары авылда үз гаиләсе белән яши, калганнары Яшел Үзәндә, Казанда. Әниләрен 90 яшьлек юбилее белән котларга барысы да туган нигезгә җыелган.

- Әни белән әтигә гомерлек бурычлыбыз. Алар безне үзләре үрнәгендә тырыш итеп тәрбияләде, барыбыз да тормышта үз урыныбызны таптык. Энебез Юрий армиягә киткәндә әнигә 60 яшь булган. Ул башта Волгоград өлкәсендәге Волжский шәһәрендә хезмәт итте. Хәрби ант кабул иткән вакытында әни түзмәгән, күчтәнәчләрен төйнәп, юлга чыккан. Частьларында аны күргәч, барысы да әбисе килгән дип уйлаган. Ә инде олыгаеп килүче әнисе икәнлеген белгәч, соклануларын белдергәннәр, - диде әнисенең кайгыртучан ана булуы турында сөйләгәндә Яшел Үзәндәге кызы Надежда.

Без - Президентның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырырга килгән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова, агрофирманың Багай филиалы управляющие Юрий Кочнев Погодиннар нәселенең бердәм булуына сокланып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тракторда эшләгәндә кабынган мәхәббәт

2
X