Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Туган көнең белән, Кайбыч!

Тау ягының гүзәл почмагына урнашкан Кайбычның яңадан район булып оешуына 19 апрельдә 21 ел тула. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавында мондый юллар бар:

"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне ихлас күңелдән Кайбыч районының зур бәйрәме белән тәбрик итәм. Шу­шы еллар эчендә сезнең намуслы хезмәтегез, туган җиребезгә тугрылыклы булуыгыз нәтиҗәсендә, барлык халык тырышлыгы белән авыл хуҗалыгын үстерү, социаль-икъ­тисади инфраструктураны камилләштерү мәсьә­ләләре эзлекле төстә уңай хәл ителә. Үткән­нәр­дән башка бүгенгене тулысынча күз алдына китереп булмаган кебек, бүгенгедән башка киләчәкнең дә мәгъ­нәсе тулы булмас иде. Шуңа күрә без киләчәккә кече Ватаныбыз - матурлыгы ана сөте белән каныбызга сеңгән туган җиребез, төбәгебезнең тарихи традиция­ләрен илтәбез. Кайбычыбызның үз йөзе, данлы үт­кәне бар. Районның иң зур горурлыгы - аның кеше­ләре. Аларның күпкырлы таланты һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән зур мирасны киләчәк буыннарга калдыруны бурычыбыз дип саныйбыз. Район икътисадын ныгыту, шул нигездә авыл кеше­ләренә лаеклы яшәү шартлары тәэмин итү буенча күп нәрсәләр эшлисе бар. Куелган бурычларны уңышлы үтәп чыгуыбызга һич тә шикләнмим. Чөнки безнең як гүзәл табигате, урман-кырлары белән генә түгел, эшсөярләре белән данлыклы. Кайбыч киләчәктә тагын да матурланыр, үсәр әле. Моның өчен мөмкинлекләребез җитәрлек безнең. Барыгызга да исән­лек-саулык, ак бәхетләр, җан тынычлыгы, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч муниципаль районы

2
X