Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Турминскийдагы изге чишмәне грант хисабына төзекләндерәчәкләр

Хуҗа Хәсәндә Казандагы Петропавловский соборындагы якшәмбе мәктәбе каршында оештырылган "Сказ" балалар һәм яшүсмерләр театрын караганнан соң, кайтышлый Югары Ослан районындагы һәм үзебезнең җирлектәге чиркәү әһел­ләре, Казандагы югары уку йортлары доцентлары белән бергә Турминский чиркәвенә дә тукталдык. Сүз иярә сүз чыгып, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева шушы авылдагы чишмәне...

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да Кайбычта православ динен­дәгеләргә дә, мөселманнарга да тигез шартлар тудырылуы, тәрбияви максатта үткәрелүче чараларга ике дин әһелләрен дә чакырулары, моның толерантлык, төрле конфессия кешеләренең дус-тату яшәвенә, үзара дуслыкка зур йогынты ясавын билгеләп үтте.

- Без бу чиркәүдә еш булабыз һәм Николай атакай, Надежда анакай белән дә даими очрашып торабыз. Чиркәүгә игътибар зур булуын, аларга район җитәкчелегенең гел ярдәм итеп торуын үзебез дә күреп, белеп торабыз. Купальня ясау өчен грант отуыгыз мактауга лаек, бу да халык өчен тырышып эшләвегезне дәлилли,- диде университет доценты Светлана Андреева.

Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеевадан грант­ны ничек отулары турында тәфсилләп сөйләвен үтендем.

- Хәйриячелек белән дә шөгыльләнүче эре бер оешма Татарстанда ел саен мәдәни һәм социаль проектларга бәйге игълан итә. Анда дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала. Җиңү­челәргә бирелүче грант­лар проектны тормышка ашырырга ярдәм итә. Без дә бәхетебезне сынап карарга булдык һәм... җиңдек! "Экология" номинациясенә тәкъдим ителгән " Әйләнә-тирә мохитны саклау проблемалары һәм аларны хәл итү юллары" дигән проектыбыз 100 мең сумлык грантка лаек дип табылды. Акча да оттык, диплом белән дә бүләкләндек. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да төрле бәйгеләрдә актив катнашырга чакырып, безне иҗади хезмәткә рухландыра. Юл күрсәтүче шундый кеше булуы үзе үк ярты уңыш ул.

- Проектның эчтәлеге турында тулырак сөйләсәгез иде.

- Чувашиянең Янтик һәм Яльчик районнары белән чиктәш Хуҗа Хәсән авыл җирлеге дүрт авылны үз эченә ала, анда меңнән артык кеше яши. Үз керемнәребез 28 процент кына, без дотациягә яшибез, шуңа да район, республика ярдәменә таянабыз. Авылларыбызны төзекләндерү өчен әллә ниләр эшлисе килә, әмма хыялларны тормышка ашыру өчен бюджет акчалары гына җитми шул. Турминскийдагы чиркәүгә йөрүчеләр, христиан динен тотучылар дини йолаларны үтәү, арулану өчен авылдагы кизләү янына махсус корылма төзү кирәклеге турында күптән сорап йөриләр иде инде. Шуңа да, бәйге турында ишеткәч, ятып калганчы атып кал, дип, моның халык өчен кирәклеген дәлилләп, проект язарга булдык.

- Жюрида сезнең социаль проект кызыксыну уяткан икән, димәк, чыннан да аның халык өчен мөһим икәнлеген, акча кирәклеген дәлилли алгансыз. Аны язганда нәрсәләргә игътибар иттегез?

- Дөресен генә әйткәндә, шактый эзләнергә туры килде. Тарих битләрен дә актардык. Турминский - тарихи һәм мәдәни һәйкәлләргә бай авыл. Монда алпавыт Лебедевның XIX гасыр башларында төзелгән ике катлы йорты, 1872 елда төзелгән земский мәктәбе биналары бүгенге көнгә кадәр сакланган, алпавыт Есипов акчасына төзелгән Троицкий чиркәве эшли. Авылның тирә-ягын чишмәләр әйләндереп алган. Владимирская Божей Матери чишмәсе чир­кәү­дән ерак түгел, ә Креститель спас Иоанна чишмәсе авылдан читтәрәк ага. Бу чишмәләр­нең икесе дә сихәтләндерү көченә ия, чиркәүгә килүчеләр аннан изгеләндерелгән су алып китә, шунда коена, юына. Без, авыл җирлеге хезмәткәрләре, Турминский башлангыч мәктәбе укытучылары, укучылары, авыл халкы ел саен чишмә, елга-күл буйларын чистартабыз. Җир куеныннан ургылып чыккан чишмәләр шул төбәктәге экологиянең нинди булуы турында да сөйли. Курортлар, шифаханәләр территорияләрендә элек тирәсе таш белән әйләндереп алынган сулыклар булган, теләсә кем шунда махсус куелган тустыганнан су эчкән, гигиена турында уйлап караучы да булмаган. Хәзер сулыкларның пычрануыннан зарланабыз. Эчәр су­ның чиста булуы - сәламәтлек нигезе ул. Проектны язганда түбәндәгеләрне максат итеп куйдык: чишмәләрнең пычрануына юл куймау, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү, аларда экологик культура булдыру, йөзьяшәр наратлар буеннан челтерәп агучы Креститель спас Иоанна чишмәсе янын ял итү урынына әйләндерү, анда беседка ясау. Әйткәнемчә, бу чишмә янында махсус коену урыны ясау - дин тотучыларның күптәнге хыялы. Авылдагы чиркәүгә Кайбычтагы православлар гына түгел, Чувашиядән дә киләләр, дини бәйрәмнәрдә аларның саны 1500 дән дә артып китә. Проект буенча төзү эшләрен 7 июньдә - зур дини бәйрәмгә (сельский престольный праздник) тәмамлау бурычы тора.

- Светлана Петровна, изге эшләргә тотынгансыз, булдырасыз. Төбәгегез, чыннан да бай тарихлы, табигате дә матур.

- Кайбыч, гомумән, туристларны җәлеп итәрлек район. Авыл туризмы үсеш алса, без читтән килгән кунакларны Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә дә рәхәтләнеп кабул итә алабыз. Килсеннәр генә!


Надежда анакай: Чишмә янында купальня ясарга акча табылуына чиркәүгә йөрүчеләрнең барысы да шатланды. Анда хатын-кызлар, ирләр өчен аерым киенү-чишенү бүлмәләре дә булачак. Бу җаныбызны һәм тәнебезне чистарту, аруландыру өчен кирәк. 7 июнь, 7 июльдә чиркәү бәйрәмнәрендә, 19 гыйнвар - Качмануда (Крещение) коену аеруча мөһим. Әлегә кадәр су коену өчен махсус урыныбыз юк иде. Проектның гамәлгә ашырылуына шигем юк. Изге эшләрнең башында торучыларны Ходай үзе зурласын.

Югары Ослан районының Коргуза авыл чиркәвенең дин әһеле Петр атакай: Кешеләрне иман юлына чыгарудагы эшчәнлегегез мактауга лаек. Дин һәм хезмәт тәрбиясе беркайчан да әһәмиятен югалтмый. Безнең әби-бабайлар, кояштан иртәрәк торып, кояш баткач кына йокларга ята иде. Кайбер авылларда, файдасы юк, дип, бәрәңге дә утыртмаучылар да очрый. Ничек инде файдасы булмасын, ялкаулык билгесе бу. Ата-бабаларыбыз мондый хәлне күрсә: «Нишлисез сез, балалар?» - дип чаң сугар иде. Эшсезлек, денсезлек - бөтен бәлаләрнең башы шуңа барып тоташа.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Турминскийдагы изге чишмәне грант хисабына төзекләндерәчәкләр