Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тырышлар – җаен, ялкау сәбәбен эзли

Мөрәле авыл җирлеген район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Рузалия Малова комиссия утырышларында гел үрнәк итеп куя. Моңа нигез дә бар.

Мөрәле һәм Зур Колаңгы авылларын берләштерүче җирлектә балаларын тәрбияләмичә, эчкечелек юлына баскан хатын-кызлар да, социаль яктан тотрыксыз гаиләләр дә, хокук тәртибен бозган яшүсмерләр дә теркәлмәгән. 2011 елда комиссиядә 17 авыл җирлеге арасыннан бары Мөрәледән бер генә беркетмә дә каралмаган. Бу алга таба да шулай дәвам итсен иде. Мөрәле авыл җирлегенең еллык эшчәнлегенә йомгак ясаган җыелышта ул авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллинның халык белән аңлашып эшләвен билгеләп узды. Декабрьдә үткән алтынчы чакырылыштагы сайлауларда актив катнашкан Мө­рәле халкына зур рәхмәтен белдерде, РФ Президентын сайлауларда да гражданлык бурычын үтәргә чакырды.

Авыл җирлеге башлыгы чыгышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, авыл халкының активлыгын арттыру мәсьәләсе кызыл җеп булып ятты. Банклардан субсидияле кредитлар бирелә башлагач, монда 82 кредит алынган. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 2010 елгыдан арткан икән, монда инде шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә бирелүче кредитларның да, "Үзмәш­гульлек" программасының да роле зур. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Ма­лова Татарстан фермерларына дәү­ләт ярдәме күрсәтү буенча быел гамәлгә керүче "Эшен башлап җибәрүче фермер", "Гаилә фермеры" программалары турында сөйләгәндә, авыл мулласы Галим Гыйбадуллин: "Эх, эшлисе иде рә­хәтләнеп, кайтасы иде яшьлеккә", - дип көрсенеп куйды. Әйе, федераль һәм республика бюджетларыннан финансланучы бу программалар авыл кешесе кызыгырлык шул, аларны тормышка ашыру өчен зур тәвәккәллек һәм тырышлык кирәк. Эшлисе килгән кеше җаен, теләмәгәне сәбәбен таба ул. Югыйсә, әнә Мөрәледә җәй көне авыл көтүенә кө­түче табылмаган, һәр хуҗалыктан аена бишәр йөз түләргә вәгъдә бир­сәләр дә.

Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме белән республикада мәдәният объектларын ремонтлау буенча программа эшли башлады. Зур Колаңгы клубы быел капиталь ремонт программасына кертелгән. Мөрәле мәдәният йортына да ремонт кирәк. Җыелышта авыл урамнары, елга буйларының чисталыгын саклау, көнкүреш калдыкларын рөхсәт ителгән урыннарга гына түгү, зират тирәсен төзекләндерү, юллар, күперләр төзү, йорт-җирне иминиятләштерү мәсьәләләре дә күтәрелде.

- Елга ярлары, чокырлар гына түгел, урман полосалары да чүп түгү урынына әйләнде. Халык эшне җиңеләйтте: капчыкларга тутырылган чүп-чарны чыгарып кына аталар. Чүп түгүнең үз урыны бар, ул парк артына урнашкан. Былтыр яз көннәрендә авылыбызның ике ягына Кайбыч урманчылыгы тарафыннан яшь агач үсентеләре утырттырылды. Күпме кисәтү ясасак та, кайбер кешеләр шул яңа утырткан агачлар өс­тендә терлекләрен йөртте, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Җыелышта бу сүзләр җан авазы булып яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәле авыл җирлеге Мөрәле һәм Зур Колаңгы авыллары

2
X