Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Төзелеш тулы куәтенә бара

Республикада беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү программасы кысаларында авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә.

Иске Тәрбит авылында шундый ФАПның нигез субайлары кагылуы хакында без газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Азнакай шә­һә­ренең "Нефтемаш" заводында эшләнгән фельд­шер-акушерлык пунктның стеналары, комплектка кергән башка кирәк- яраклары 2 ноябрьдә кайтартылды. Хәзер анда монтаж эшләре башланды. Монтажлау белән Яр Чаллы шәһәреннән кил­гән Илшат Шакиров, Раушан Сабиров, Илдар Каюмов шөгыльләнә. Егет­ләрнең мондый төрдәге ФАПларны җыюда тәҗрибәләре бар икән инде. Алар Менделеев районында шундый ике модульле ФАПны монтажлап, файдалануга тапшырган.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фир­дүс Әхмәтов әйтүенчә, булачак ФАПка суүткәргеч сузылган, канализация чокыры ясалган, газүткәргеч, электр линиясе сузасы, санузел эшлисе кала. Егетләр булачак сәламәт­лек саклау учреждениесенең стеналарын кү­тәр­гән, хәзер түбәсен җыя­сы, эчендә бүлмәлә­рен бүләсе, салкын кер­мәс­лек итеп җылытасы бар. "Нефтемаш" заводында модульле ФАП комплектына кайбер җи­һазлар да кертелгән, ә медицина кирәк-яраклары мон­таж эшләре төгәл­лән­гәндә кайтартылачак. Егет­ләр барлык монтажлау эшләрен ноябрь ахырларына төгәлләп, файдалануга тапшырырга җыеналар.

Алдагы елда районның тагын ике авылында шундый ФАП төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: модульле фельдшеракушерлык пунктлары төзелә

2
X