Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ул күпләрнең беренче укытучысы

Салтыйган мәдәният йортында "Минем беренче укытучым" дигән әдәби кичә үткәрелде. Авылыбызда эш-гамәлләре белән халык күңеленә кереп уелган кешеләр шактый. Шундыйларның берсе - Асия Абдулла кызы Каюмова.Ул хезмәт биографиясен Салтыйган башлангыч мәктәбендә укытучы булып башлый. Мәктәптә балаларга рус телендә белем бирә.

Асия Каюмова, Алабуга педагогия училищесын тәмамлап, туган мәктә­бен­дә 1963 елны эшли башлый. Беренче хезмәт чыныгуы алган елларның һәр көнен бүгенгедәй ях­шы хәтерли. Күңел түре­нә уелып калган вакыйгалар турында матур итеп сөйли. Аларның һәркайсын гыйбрәтле үткәненең якты истәлеге итеп кадерли. Шуңа үзен дә кадерлиләр, яраталар. Узмас кебек тоелса да, гомер дигәнең бик тиз уза икән ул. Тормыш мәшәкатьләренә чумып яши торгач, мәктәптә 40 ел вакыт сизелми дә узып киткән. Аның укучыларының кү­бесе инде хәзер үзләре дә тәҗрибәле укытучылар. Укучылары онытмый аны, хәлен белешеп, ара­лашып яшиләр. Аларның уңышларына шатлана, кирәк чакта киңәшләре белән ярдәм итә Асия апа.

Кешелекле, игелекле, гадилеге өчен хөрмәт итәбез аны. Укытучымның хезмәте югары бәяләнгән. Авыл халкы җыенында аңа "Авылның мактаулы кешесе" дигән исем бирелгән. Асия апаның безне мәктәптә көләч йөз белән каршы алуы әле дә хәтеребездә. Ягымлы күз карашы һәм мөлаем тавышы белән барыбызны да үзенә каратты. Зур сабырлык белән безне белем дөньясына алып керде.

Ул безне укырга, язарга гына түгел, туган телебезне яратырга, туган җиребезнең кадерен белергә, әти-әниләргә ихтирамлы булырга, өлкән­нәр­не хөрмәтләргә өй­рәтте.

Асия апа өендә уңган хуҗабикә. Тормыш иптәше Барый абый белән үз­лә­ре кебек үк хезмәт сөю­чән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә югары белемле.

Инде менә олы җанлы укытучыбыз Асия апага 70 яшь тулды. Юбилее уңаеннан авылыбызда аның укучылары катнашында зур бәйрәм кичәсе үткәрергә булдык. Төрле төбәкләрдән җыелып кайт­тылар бәйрәмгә. Ул бай эчтәлекле, мәгънәле, тамашачы күңеленә хуш килерлек итеп хәзерлән­гән иде. Айгөл Саттарова, Гөлфания Булатова, Гөл­чәчәк Нуретдинова, Гөл­синә Камаловаларның моң­лы җырлары һәм биюләре алкышларга кү­мел­де. Залга пионер галстуклары бәйләп, быргы һәм барабан кычкыртып укучылары килеп кергәч, Асия апа гүя яшьлек елларына кайткандай булды. Багай урта мәктәбе директоры булып эшлә­гән Владимир Ларионов тәбрикләү чыгышында әйтеп узганча, укучыларның шулай хөрмәтләве бөтен бүләкләрдән дә затлырак. Ап-ак яулыгын таратып бәйләгән Флюра апаның алты баласының бишесе Асия апада укыган. Аңа күз яшьләре аша рәхмәтен белдерде. Инде үзләре дә олыгаеп килүче укучылары укытучыларына дан җырлады. Кичәбезнең икенче өле­ше мул табын артында узды. Аны юбилее белән котлап, укучылары үз­ләре әзерләде.

- Дүрт дистә ел гомеремне мәктәпкә багышладым. Бүген мине шулай хөр­мәтлиләр икән, димәк хезмәтен заяга китмәгән. Укытучы өчен моннан да зур шатлык һәм бәхет юктыр, - диде остазыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салтыйган Минем беренче укытучым