Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Вәсилә апаның язмышы

Татар әдәбияты дәресендә без Шәриф Еникеевның "Солтангәрәйнең язмышы" исемле повесте белән таныштык. Бу әсәрдә якты дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм булган сукыр кешеләрнең авыр тормышы сурәтләнә. Автор унике яшеннән күрми башлаган Солтангәрәйнең авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә иза чигеп йөрүләрен зур осталык, нечкә психологик алымнар белән тасвирлый.

Шушы әсәр белән танышкач, укытучыбыз Алсу Хәмидуллина сыйныфыбызга Солтангәрәй кебек язмышлы кешене чакырырга кирәк дигән тәкъдим ясады. Ул кеше Олы Кайбыч авылында күп еллар санэпидемстанциядә эшләп, хәзер лаеклы ялда булган Вәсилә апа Сәлахиева булып чыкты. Яшьләрчә җитез, акыллы, ап-ак яулыклы бу апаның күрмәвенә хәтта ышанасы да килми. Ә ул инде 2006 нчы елдан бирле кояш яктысын, оныкларының ничек үскәнен, якыннарының ничек елмаюын күрүдән мәхрүм икән. Тик Вәсилә апа язмышы белән килешеп, кул кушырып кына утырмый: мәчеткә йөри башлый, намазга баса, ураза тота, Казан шәһәренең Сөләйман мәчетендә Брайль алфавитын үзләштерә, укырга-язарга өйрәнә, ә иң мөһиме - ул күңел төшенкелегенә бирелми, булганына шөкер итеп, куанып, ире Вәкил абый һәм улы Фәнис гаиләсе белән гөрләп яшәп ята.

"Мөселман кешесе нинди булырга тиеш?- дип сораганда, Вәсилә апа кебек дип әйтер идем мин. Үзе чибәр, үзе шаян, уңган, акыллы, шат күңелле, нурлы йөзле кеше ул. Үз тормышы белән генә таныштырып калмыйча, безгә дә киңәшләрен бирде. Кунакка килгәне өчен Вәсилә апага барыбыз исеменнән дә рәхмәт әйтәсем килә. Дөньяны бизәп, сәламәт килеш әле күп еллар яшәвен телим. Йөзеннән беркайчан да елмаю китмәсен. Кәефе гел күтәренке булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вәсилә апаның язмышы