Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңа елга әзерләнәбез

Кышның беренче аена да кердек. Декабрь - узып баруче елга нәтиҗәләр ясау һәм якынлашучы 2013 елга яңа планнар төзү вакыты.

Бу айда барыбыз да Яңа елга, Чыршы бәйрәменә әзерләнә. Эшебез ничек кенә күп, вакытыбыз тар булмасын, хуҗабикәләр гадәти булмаган Яңа ел табыны турында уйлана башлый, затлы ашамлыклар әзерләргә тырыша. Бу көнне телевизор экраны каршында төне буе утырырга туры килә, шулай булгач, кунаклар да таң атканда гына китәчәк. Аларны телеңне йотарлык аш-сулар белән га­җәпләндерер өчен, без сезгә районның танылган кешеләренең рецептлары белән ярдәм итәргә булдык. Бүген суд приставлары хезмәте начальнигы Эльвира Заһидуллинага мөрәҗәгать иттек. Нигездә ир-егет­ләр­дән генә торган коллектив белән җитәкчелек итсә дә, хезмәте аш бүлмәсеннән ерак булса да, Эльвира Хәсбәтулловна безнең белән Яңа ел өстәлен әзерләү серләре белән бүлешергә бик теләп ризалашты.

Яңа ел торты

3 йомырка, 2 аш кашыгы бал,100 грамм атланмай, стакан ярым шикәр комы салынган савытны сулы кәстрүлгә утыртабыз, массаны эретәбез, пычак очында сүндерелгән чәй содасы, 2-3 стакан он өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Камырны 5-6 өлешкә бүлеп, җәябез һәм табада пеше­рәбез.

Крем өчен: 1 стакан ши­кәр комын 200 грамм атланмай яки каймак белән яхшы итеп бутыйбыз һәм коржларга сылыйбыз, тортны бизибез.

Грекча салат

Адыгей сыры, кыяр, кызыл, сары болгар борычын шакмаклап турыйбыз, салат яки пекин кәбестәсен кул белән генә өзгәлибез, маслинаны түгәрәкләп ки­сә­без. Лимон согы һәм көн­багыш маеннан соус ясап, салатка салабыз. Мин бу салатка тозны бө­тенләй салмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елга әзерлек