Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңалык юл яра

Күптән түгел Олы Кайбычта көнкүреш калдыкларын түгү урыннарына бизәкләп эшләнгән тимер-бетон коймалар куелды, асфальт түшәлде.

Авыл халкы язын кар астыннан чыккан чүп-чарны, көзге чорда бакчада үскән яшелчә сабакларын, төзелеш калдыкларын, агач ботакларын көн­күреш калдыклары түгү өчен куелган контейнерларга өеп куя иде. Анда сыймаганнары аның янәшәсенә өелә. Узган җомга кичендә район башлыгы урынбасары Рә­мис Хәялиев район торак-коммуналь хуҗалыгы начальнигы Рифат Гарифуллин белән яңа таләпләрне халыкка җиткерү максатында Олы Кайбычның яңа поселогында җыелыш үткәрде. Алар көнкүреш калдыклары түгү өчен куелган контейнерларга нәрсәләр салырга ярамаганлыгын аңлатты. Рәмис Хәялиев шәхси йөк машиналары хуҗаларына чүп-чар төяп көнкүреш калдыклары полигонына илтеп бушату тыелуын да искәртте. Аның әйтүенчә, полигонга видеокамералар куелачак, бу таләпкә буйсынмаучыларга карата штраф салына.

- Чүп-чар, төзелеш калдыклары күп җыелса, торак-коммуналь хуҗалыгына барып, тиешле кү­ләм­дә акчасын түләгәннән соң, махсус трактор килеп, барысын да төяп ки­тәчәк, - диде Рәмис Хәялиев.

Җыелыштан соң кайберәүләрне бер сорау борчыды: бу контейнерларга нәрсә генә салырга ярый соң? Чокырлар, урман полосалары, елга буйлары чүп белән тулачак, дигән фикерләр дә яңгырады. Кул астында транспорты булган кеше дә, акча түләп, берничә тачка чүп­не түгү өчен трактор чакыртачак. Чүпнең тракторга төярлек итеп җыелганын көтәргә туры килә­чәк. Таләп барыбызга да бер бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч