Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ябалакның тәҗрибәле гөмбәчесе Фирдәүсә Хөсәенова киңәшләре

Кайберәүләр яңгырдан зарланып туймаса, икенчеләре сөенеп бетә алмый. Бу икенчеләре дигәнем - гөмбәчеләр. "Чалгы белән чабарлык" диде бер танышым, быелгы уңыш турында кызыксынгач.

Рос­сиядә бер сезон эчендә якынча 150 мең тонна гөмбә җыя­лар, имеш. Агулануларның еш булып торуына да гаҗәпләнәсе юк. Быел Кайбычта андый 1 генә очрак теркәлгән.

Ябалак авылында яшәүче тәҗрибәле гөмбәче Фирдәүсә Хөсәенова әйтүенчә, хәтта без яхшы белгән гөмбәләр дә кайвакыт агулы булып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә кайбер киңәшләрне истә тоту сорала.


1. Шиккә салган гөмбәләргә тимәгез. Кәрзингә бердәнбер агулы гөмбә эләккән очракта да калганнарына шу­ның агуы сеңеп калырга мөмкин.

2. Кортлаган яки картайган гөмбәләрдә агулы матдәләр булуы ихтимал.

3. Җитештерү предприятиелә­ре, автомобиль, тимер юллар, агулы химикатлар сиптерелгән кырлар тирәсендә үсеп утыручы гөмбәләрне дә читләтеп үтәргә кирәк икән. Сәбәбе бик гади: гөмбә туфрак һәм һавадагы барлык зарарлы матдәләрне үзлә­ренә җыю сыфатына ия.

4. Гөмбәне тимер савытларга җыймагыз, иң яхшысы - чыбыктан үрелгән кәрзин, һич югы, пластмасса савыт та ярый.

5. Гөмбә - тиз бозылучан продукт, анда микроблар тиз үрчи. Җыйганнан соң күп дигәндә 3-4 сәгать эчендә эшкәртеп кую мәслихәт.


Гөмбә белән бәрәңге ашы

Эре итеп туралган бәрәңгене, кишерне һәм башлы суганны кайнап торган суга салабыз. Кирәгенчә тоз, борыч өстибез. Юып чистартылган гөмбәне кайнар су белән пешекләгәннән соң җиңелчә генә майда кыздырып алабыз. Боларның барысын да кәстрүлгә салып, 5-10 минут кайнагач, укроп сибеп кайнар килеш табынга бирәбез.

Гөмбәле коймак

250 грамм пешкән гөмбә, 2,5 стакан он, 2 стакан сөт, 3 йомырка, тоз. Гөмбәне ваклап турарга. Оннан, сөттән һәм йомыркадан коймак камыры ясарга. Майланган табага кашык белән коймак салырга һәм шундук һәр коймак өстенә вакланган гөмбәне салырга. Ике яклап кыздырырга, табынга каймак белән бирергә.

Маринадлы майлы гөмбә

Гөмбәне 2-3 минутка кайнап торган тозлы суга салырга, аннары дуршлагка салып, салкын су белән юарга. Аннары өстенә кайнап торган маринад салып, 25 минут пешерергә. Пешеп чыгар алдыннан 1 чәй кашыгы шикәр, 5 бөртек борыч, 2шәр корица, канәфер, лавр яфрагы, укроп салырга. Маринад: 1килограмм гөмбәгә -2/3 стакан 9 процентлы серкә, 1/3 стакан су, 1 аш кашыгы тоз.

Опята гөмбәсе уылдыгы

3 килограмм опята пешереп, вакларга һәм кыздырырга. 2 килограмм татлы борычны бераз пешереп иттарткыч аша чыгарырга. 2 килограмм суган һәм 1 килограмм помидорны бергә үсемлек маенда кыздырырга. Барысын кушып, тоз, борыч сибәргә. Тагын бер кат кыздырып, стериаль банкаларга тутырып, ябып куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ябалакның тәҗрибәле гөмбәчесе Фирдәүсә Хөсәенова киңәшләре