Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ятимнәрне үзенеке иткән ана

Баланы кыйнап юатма, көйләп юат. Дүрт ятим бала өстенә кияүгә чыгып, аларны җил-яңгыр тидермичә тәрбияләп үстергән Лидия Долгованың яратып әйтә торган сүзләре бу. Ире Георгий Алексеевич, хатынының сүзләрен җөпләгәндәй: «Минем Лидия балаларыма яхшы әни булды», - дип, әллә ничә тапкыр кабатлады.

Утыз биш яшендә бер оя бала белән тол калган фаҗигале көн әле дә йө­рәген телгәли Георгий аганың. Җәйге матур ямьле бер иртәдә урманга утынга барырга җыенганда, хатыны Мария дә ия­реп барырга теләк белдерә. Җиде айлык баланы таш­лап кая барасың ин­де, дип, ире теше-тырнагы белән каршы тө­шеп караса да, хатын барыбер үзенекен итә. Трак­тор кабинасында урын булмагач, кайтканда икесе дә арбага күп итеп төялгән утын өеме өстенә үрмәли. Мариясенең яшь гомеркәе шушы урманда бетәсе булган икән: бер чокырда арба авып, икесе дә утын астында кала. Хатынның үле гәүдәсен генә табып алалар, ир могҗиза бе­лән исән кала. Бөтен Хуҗа Хәсән халкы кайгыра: әнисенең күкрәк сө­теннән башканы ашамаган яңа туган Розаны, кайсы ике-өч яшьлек, иң зур дигәне дә әле дүртенче классны гына тәмамлаган Альберт, Таня, Света, Галяны ничекләр генә карап үстерер икән ялгыз ир? Хатын-кыздан башка тор­мыш алып бара ал­мая­чагын аңлаган Георгий Долгов кайберәүләрнең ишеген шакып карый каравын, әмма, биш баласы булуын ишеткәч, каршы төшәләр. Камылдагы туганнары җиде айлык Розаны асрамага алырга теләк белдергәч, нишләсен, риза була. Үз балалары булмаган бу пар, шулай итеп, кызны үзләренә ала.

- Алар Розаны үз кызларыдай карап үстерделәр.

Кызымның мин барлыгын белеп, миңа ияләшеп, кире кайтып китәр, дип уйлаптыр инде, безне очраштырудан курыктылар. Әле бер яше дә тулмаган бала ни аңласын инде, ул аларны үзенекеләр дип белеп үсте, - ди Георгий абзый.

Озак эзләгәч, үзеннән-үзе табыла аңа хатын, ятимнәренә - әни. Аңа Мәлкидә бер бала белән аерылып кайткан Ли­дия­не димлиләр. Әнисе белән генә тормышның авыр йөген тартып барган тол хатынга анасы мондый киңәшен бирә: "Кызым, чык син аңа кияүгә. Ул бит хатынын кыйнап үтермәгән, кул күтәр­мә­гән, эчеп йөрмәгән, ә ялгыз яшәүкәйләре ай кыен ла. Синдә бала болай да җитәрлек булачак, Петяң миндә калса, миңа иптәш булыр".

Әле алтынчыда гына укыган малай әбисендә калса да, гел күрешеп, аралашып яшиләр. Әнә шулай каерылган канатлы ике ялгыз кавышып, бергә яши башлый. Бу хәл 1970 елда була. Георгий Алексеевич Мәлкигә күченеп килә. Гаиләне тагын да бер­ләштереп, җиде елдан уртак балалары Лена туа. Үги ананың явызлыгы турында әкиятләрдән укып кына түгел, тормыштагы кайбер мисаллардан да беләбез. Әмма Лидия Ивановна яхшы ана булып чыга. Үзенең бердәнбер баласын әнисендә калдырып, чит балаларны карап үстергән олы йөрәк­ле анага һәйкәл куярлык! Мама, мама (керәшен татарлары әнигә шулай дип эндәшәләр) дип, яратып үсә аны үксезләре. Шулай булмаса, әле узган ел инсульт кичергәч, үз хисапларына ял алып, чиратлап, сырхауханәдә, "ма­ма, терел инде, терел", дип күз яшьләре тү­гәрләр идеме икән? Турминский сырхауханәсен­дә пешекче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Лидия апаны баш врач Магомедов та танып ала. "Аталы-кызлы врачлар Газимагомед белән Гөл­шат Магомедовларга көн дә рәхмәт укыйм", - ди ул. Георгий абый үзе колхозда эш­ләгән. Үги балаларын чит итсә, оныкларына дип, иреннән качыра-качыра, пенсиясеннән өлеш чыгарыр идеме икән?

Очын-очка ялгап яшәсәләр дә, балаларының барысын да укытып кеше итә­ләр. Танялары Чаллыда инженер, Галялары Новгородта прораб, Лена бе­лән Светалары Казанда шәф­кать туташы булып эшли. Берсе дә ярдәмгә мохтаҗ түгел, үзләре гел булышып тора. Әмма ана кү­ңе­ле изгелектә шул. Авылга кадерлеләре янына гел кайтып-китеп йө­ри балалар. Ата-ана йө­рә­генең тирәнлеген үсә-үсә аңлыйбыз шул...

Долговлар әле узган көз генә Мәлкидә башка урам­нан йорт сатып алганнар. Хәзер алар уллары Петр, киленнәре Надежда Бичариннар күр­шесендә ике йортны бер итеп яшиләр. Тагын бер уллары Альберт Долгов та үз оясын авылда корган. Балаларының теләкләре бер: әти-әниләре тигез тормышта озак яшәсеннәр иде әле. Лидия Ивановна кебек аналар күбрәк булса, бездә ятим­нәр йорты, әти-әниле булып та, үксез калган балалар булмас иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки

2
X