Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яз – яңа өметләр чоры

Язның тәүге ае - март башлануга да карамастан, кыш әле китәргә теләми. Соңгы атнада яуган карлар янәдән бар җиһанны аклыкка, сафлыкка төрендерде. Әмма күңелдә үзгә бер халәт, үзгә хисләр бөреләнә башлады сыман...

Фирәдә Сайранова, Пенсия Фонды идарәсенең кадрлар буенча белгече:

Студент чагында иптәш кызым белән, яз сулышы сизелә башлагач та, бер-беребезгә карый идек тә, сүзсез генә елмая идек. Үзенә күрә пароль иде ул. Яшьлек елларында язлар бөтенләй башкача килә шул. Табигатьтәге үзгәрешләрдән бигрәк, тойгы, хисләр өермәсе булып килә яз. Хезмәттәшләрем кышның соңгы көне белән котлады, тик язның беренче көне белән котлау күңеллерәк яңгырый, минемчә. Туган көнем дә табигатьнең уян­ган чорына туры килә, шуңа күрә яз минем өчен яңа ел, яңа этапка аяк басу ул.

Людмила Федотова, мәгъ­лүмати-методик үзәк директоры:

Язын бар дөнья чәчәккә күмелә, күңел халәте дә шул яшеллек, яктылык тәэсирендә, күтәренке рух­та була. Шуңа микән, елның шушы вакытын аеруча яратам. Язгы авитаминоз, төшенкелек - минем өчен ят нәрсәләр. Кояш нурлары назлырак, һава татлырак - яз тәүге адымнарын ясады инде. Киләчәк көннәр үткәннә­ренә караганда яктырак, әйбәтрәк булачагына ышандыра ул.

Александр Акрымов, шәхси эшмәкәр:

Яз дөньяга үзгәреш алып килә, тормыш яңа агымга күчә. Табигатьтә бар тереклек хәрәкәткә килә. Мин бал кортлары асрыйм, ике-өч көн элек, хәлләрен белим, дип, ояларын ачсам, алардагы үзгәрешкә шаккаттым. Кыш әле китәргә теләми, кар-бураннары белән көрәшә, әмма бал кортлары инде бүген үк йокыдан уянып килә. Табигать-Анабызның могҗизасы - яз килүен алар эчке тоемлау белән билгели бул­са кирәк.

Шәхсән минем өчен яз җитү иҗатка тартылуның көчәюе белән дә билге­ләнә. Илһам чыганагы булган хис-тойгылар уя­на, күңелдә шигъри юллар туа. Сизәм: үткән язлардан аермалы буларак, быелгысы тамырдан үзгәрешләр алып киләчәк. Үткән сайлаудан соң ил-көндә дә уңай якка үз­гәреш булыр. Күп нәрсә үзебездән тора, Омар Хайям әйткәнчә, язмыш иркенә бирелергә уйлама да, яшереп тоткан хәйлә­ләре күп аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X