Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Язмышыңа үзең аяк чалма

Тәмәке тарту, эчүчелек, наркомания кебек замана чирләре көннән-көн тамырын ныграк җәя. Күп яшүсмерләр шушы зарарлы гадәтләрне үз итә, аларның зыянын җитди кабул итмичә, "капкынга" эләгә. Бүгенге көндә бу сүзләр балалар сүзе белән янәшә күбрәк ишетелә. Миңа, минем якыннарыма мондый очрак янамый дип, күпләребез ялгыша, алкоголь һәм тәмәкедән дә куркыныч янавын...

Яшүсмерләр, балаларга шул хакта аңлату максатында Зур Тәрбит мәдәният йорты хезмәткәре О.А.Воробьева һәм китапханәче И.В.Драндрова авыл яшь­ләре катнашында "Язмышыңа үзең аяк чалма!" дигән кичә оештырды. Очрашуга Чүти авыл җирлеге башлыгы А.Т. Козлов, башлангыч мәктәп мөдире Л.М.Насыйрова, Чүти урта мәктәбе директор урынбасары Л.Т.Серебрякова чакырылган иде. Алар лекцияләр укыды.

"Язмышыңа аяк чалма!" мелодрамасын авыл халкы тетрәнеп карады. О.Воробьева һәм И.Драндрова җырлавын тыңлаганда, ирексездән, күпләрнең күзлә­рендә яшь күренде. С. Мамин, А.Чинакина, М. Тараканова һәм башка чыгышлар да йөрәккә үтеп керерлек башкарылды.

"... Тормыш нинди матур! Нинди генә авырлыкларга очрасак та, сыгылмыйк! Аракы, наркотик кебек афәтләрдән үзебез һәм балаларыбыз ерак торсын!" - дип уйлады һәр кеше бу минутларда.

Кеше үз язмышын үзе яза, дигән әйтем бар. Һәрберебезнең язмышында бә­хет, шатлык, сәламәтлек төшенчәләре янәшә язылсын, эчүчелек, наркомания афәтләре кичерергә язмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев