Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Йомыркалары алтынмы әллә?» дип аптырый Кайбыч халкы

Татарстан телевидениесеннән шимбә көнне кич белән булган тапшыруда Казанда йомырканың бер дистәсе 60 сумнан сатылуын ишетеп бер гаҗәпләнсәм, әле кичә генә, Татарстанстат мәгълүматларына күз салып, икенче гаҗәпләндем.

Узган атнада йомырканың бәясе 12 процентка арткан булса, хәзер 19 процентка кадәр күтәрелгән һәм 80 сумга җиткән. Тавыкларыбыз алтын йомырка сала башлаганмы әллә? Әлегә кадәр дистәсе кырык сумнан гына сатылган йомырка бәясе күтәрелүне безнең район кешеләре ничек кабул итте икән?

Гөлфия Нәҗиева, Мөрәле: Минем йомырка сатып алганым да, сатканым да юк. Шуңа күрә аның ничә сумга сатылганын белмим дә. Унбишләп тавыгыбыз бар, йомырканы салып кына торалар, үзебезгә дә, Казанда яшәү­че кызларыбызга күчтәнәчкә җи­бәрергә дә җитә. Үзеңдә булмаса, сатып аласың, кирәк булгач, кая барасың? Карабодайның килограммы йөз сумга җиткәч, бер дә алмыйча тормадык бит әле.

Гүзәл Шаһивәлиева, Олы Кайбыч: Минемчә, йомырка бәясе ул кадәр күтәрелергә тиеш түгел. Ул бит көндәлек ихтыяҗдагы азык-төлек товарлары рәтенә керә. Аны кибеттән дә, шәхси хуҗалыктан да сатып алам. Ярый, без аны ул бәягә сатып та алырбыз, әмма аз керемле, күп балалы гаиләләр дә бар бит. Ризык әзерли башласаң, аннан башка булмый. Камыр куйсаң да, салатлар ясасаң да, йомырка кирәк.

Зоя Зарипова, Байморза: Йомырка кыйммәтләнү иген бәясе артуга бәйледер, дип уйлыйм. Тавык кына дисәң дә, ашатырга күп кирәк бит аларны. Быел терлекләргә, кош-кортка сигез мең сумга бер тонна ашлык сатып алдык. Гел йомырка гына ашап утырмыйсың бит, сораучыларга дистәсен 45 сумнан саттым. Хәзер кайберәүләр сыер түгел, тавык та асрамый. Югыйсә, файдасы да бар. Әнә, сөтнең литрын хәзер хөкүмәткә 15 сум 60 тиеннән җыялар, 15 көн саен акчасын бирәләр. Бер сыердан аена 7-8 мең сум акча кереп бара. Икенче сыерыбыз да бозаулады, хәзер аның сөтен дә тапшыра башлыйбыз. Йомырка кыш көне сигез сумга сатылса да, җәйгә бәясе төшәр, дип уйлыйм. Шәһәр кешесе йомырка бәясенә шакката, ә авыл тормышының мәшәкатьле булуы турында уйламый. Авылда җитештерелгән товарның бәясе болай да юк бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Йомыркалары алтынмы әллә?» дип аптырый Кайбыч халкы