Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йөзләрендә ягымлы елмаю

Бар гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган үрнәк аналар күп бездә.Чүти авылында яшәүче Миңнеруй апа белән Наҗия апа да әнә шундыйлардан.

Халыкара өлкәннәр көнендә район мәдәният йортында оештырылган бәйрәм тантанасында таныштым мин алар белән. Икесе дә сугыш чоры балалары, яшьлекләре авыр елларга туры килгән.

- Әтием Насретдин Хәйретдинов фронтка киткәндә миңа өч кенә яшь булган әле. Ул яу кырыннан исән-сау кайтып, 1962 елга кадәр яшәде. Ә менә бертуган абыем Гыйльметдин сугышка үсмер килеш чыгып китә, шул китүеннән бүтән авылыбызга әйләнеп кайт­мый инде ул,- ди Миңнеруй апа.

Ул үзе гомере буе колхозда эшләгән. Инде бакыйлыкка күчкән томыш иптәше белән алты балага гомер бүләк иткәннәр. Кызганыч, бер балаларының гомере иртәрәк өзелә шул. Хәзер улы Рәдиф, килене Зөһрә, оныклары белән бергә яши Миңнеруй апа. Күп вакытын дини китаплар, догалар укып үткәрә. Биш бала анасы Наҗия апа да матур тормыш юлы узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X