Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дөнья бетсә, шәм генә коткармас!

Бу атнаның җомгасында я дөнья бетәчәк, я Җир шары тоташ караңгылыкка чумачак, имеш. Бүген бу сүз бик ялкаулар авызыннан гына чыкмыйдыр. Кемнәрдер аны уйдырма дип, көлеп кенә кабул итә, шул ук вакытта чынлап торып җитди әзерлек алып баручылар да байтак, диләр. Нәтиҗәләрне җомга кичендә чыгарырбыз, ә хәзергә укучыларыбызның фикерләре белән...

Мәхмүт Фатыйхов, Шуширмә:

Дөнья бетү турында инде 1990 елдан бирле ишетәм. Соңгы елларда бигрәк аздылар, ел саен "бетермәкчеләр". Мин ышанмыйм бу уйдырмага. Ислам дине әһелләре дә шул фикердә, телевидениедән бу хакта чыгыш ясадылар.

Рәмзия Хисамиева, Мөрәле:

Дөнья бетсә, без инде берни дә үзгәртә алмабыз - Җирдә бер генә тере зат та калмый дигән сүз бит бу. Алдан әзерләнүдән ни мәгънә? Әбием бакыйлыкка күчкәндә мин 5 сыйныфта гына укый идем, ул исә тимер кош - самолетларны да ахырзаман билгесе дип юрый иде. Ике атнага ут бетә дип куркыталар куркытуын, шул вакытка шәһәр халкын авылларга кайтып яшәргә өндиләр... Әниебез авылда ялгыз калгач, аны да Казанга алып киткән идек, Мөрәледә буш йортыбыз гына бар.

Венера Сафиуллина, Олы Кайбыч:

Кем ничектер, ә мин һәрвакыт яхшыга гына ышанам. 21 декабрь, җомга, минем өчен гадәти эш көне булачак. Алай гына да түгел, мин җитәкләгән "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре традиция буенча ул көннәрдә Яшел Үзән районындагы Норлат балалар йортына барырга исәпли. Юлга чыгар алдыннан мине дөнья бетү түгел, буран чыгуы я көннең бик салкын булуы гына куркыта.

Редакциягә йомыш белән кергән өлкән яшьтәге апа (исемен күрсәтмәвемне үтенде, ни өчен икәнен үзегез дә аңларсыз!), район үзәгеннән читтә урнашкан авылда яши:

Балакаем, дөнья хәлен белеп булмый, кибеттән шырпы, шәмнәр алып куйдым. Утыныбыз күп, Аллага шөкер, газ-фәлән бетсә дә, куркыныч түгел. Әллә ниткән фаҗигаләр була тора, берсен дә алдан әйтмиләр. Хәзер тынычландырган булалалар да, көне җиткәч караңгыда калсаң, нишләрсең?! Дөньясы бетмәсә дә, утсыз калудан курку бар. Күрше-тирә белән дә еш кузгатабыз бу мәсьәләне. Исемемне язма, кызым, акылдан язган димәсеннәнр. Бу дөньяда күпне күргән кеше буларак, тормыш шулай барына да әзер булырга өйрәтте мине…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дөнья бетсә