Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычта өч айда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы 16 кеше таныклыктан мәхрүм ителгән

Юл хәрәкәте иминлеге буенча Кайбыч район комиссиясе утырышында сүз иң кадерлесе - кеше гомерләре, иминлегебез турында барды.

Комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров юлларда йөрү куркынычсызлыгы таләпләре буенча Татарстан Министрлар Кабинеты кабул иткән карар белән таныштырды.

- Руль артына утыручыларга хәзер таләпләр күпкә кырысланды. Быелның өч аенда район территориясендә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырып эләгүчеләр саны 16 кешегә җитте, - диде юл-патруль хез­мәтенең өл­кән инспекторы Фир­дүс Тимершин. - Район газетасы бу хакта даими язып тора, без дә аң­лату эшләре алып барабыз, ләкин ел ярымга автомобиль йөртү таныклыгыннан коры калу, 30 мең сум штраф түләү дә кайберәүләрне куркытмый. Тизлекне чикләүче юл билгеләре булуга карамастан, шул сәбәп белән тоткарланучылар саны 50 процентка артты. Кайбер участокларда юллар нык таушалган, шул гына тизлекне киметергә мәҗ­бүр итә. Авыллар эчендә тизлекне чикләү билгеләрен түбәнрәккә алыштыру зарур. Чөнки яңа кагыйдәләр буенча сәгатенә 50 чакрым тизлектә хәрәкәт итү рөхсәт ителгән билге торса, автомобиль йөртү­че­ләр 70 чакрым тизлектә хәрәкәт итә ала. Шуңа сәгатенә 40 чакрымнан да артык тизлектә хәрәкәт итү тыела, дигән билге торса, шоферлар 60 белән бара. Районда ЮХИДИга түләнмәгән штрафлары 10 мең сумнан арткан унике кеше бар. Аларга салмыш хәлдә руль артына утырган өчен 30 мең сум штраф түләргә тиешле 16 кеше дә өстәл­де. Күптән түгел берәүне тоткарладык, үзенең автомобиль белән идарә итәргә хокукы да юк, соңгы си­гез айда бишенче тапкыр салмыш килеш рульгә утырган. Районда булган юлларны саклыйсы иде. 14 апрельдән 15 майга кадәр авыр йөк машиналарына чикләүләр куела, авыл җирлекләре башлыклары вак таш түшәлгән урамнарга йөк машиналарын кертмәү хәстәрен күрергә тиеш,

Комиссия утырышында мәктәп­ләр­дә балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче укытучыларны белемнәрен күтәрү курсларына җи­бә­рү мәсьәләсе дә каралды. Кайбычтагы юл участогы начальнигы Айдар Әбүзәровка юллардагы чокырларны ямауны 1 майга төгәл­ләү, өстәмә юл билгеләре кую, юл­га тамгалар (разметка), җәяү­ле­ләргә юл аша чыгу урыннарын тәр­типкә китерү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта өч айда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы 16 кеше таныклыктан мәхрүм и...