Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Янгыннар янамасын!

Республика күләмендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде. ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 9 апрелендәге 524нче боерыгы нигезендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү таләбе тагын да катгыйлана.

Язгы чорда, җирләр кардан арынып, яшел үләннәр калкып чыкканчы, кипкән үләннәрне, каты-кураларны тиз арада җыештырып кую таләп ителә. Чөнки алар тиз янып китүчән һәм ут мизгел эчендә зур мәйданнарга таралырга сәләтле. Торак йорт, оешма-предприятие биналары янындагы үләннәрдән ут таралып, зур казалар чыгарырга, хәтта урманнарга, агачлыкларга зыян чыгарырга мөмкин.

Таләпләр үтәлмәгән очракта, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсе нигезендә җәзалар ка­рал­ган. Гражданнарга 2 меңнән 4 меңгә ка­дәр, җаваплы затларга, шәхси эшмәкәр­ләргә 15 меңнән 30 меңгә ка­дәр, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф суммалары билгеләнгән. Шушы кагыйдәләр үтәлмәү сәбәпле, кеше тән җәрәхәте алса яки 250 мең сумнан артыграк зыян күрсә, урманнарда хәтта 1 агачка гына ут элсә дә, ул очракта, бу ке­ше җинаять җаваплылыгына тартыла.

Исегезгә төшерәбез: кәрәзле телефоннардан 112, өй телефоныннан 01 номерын җыярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы