Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Амалиягә ярдәм итүчеләр саны арта

"Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе игълан иткән "Амалиягә бергәләп ярдәм итик!" акциясе дәвам итә.

Әле шушы көннәрдә генә район мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтериясенең баш бухгалтеры Миләү­шә Газизова безнең белән элемтәгә чыкты.

- Амалиянең авыруы турындагы мәкаләне укыгач, икенче көнне үк районның мәгариф хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмәдә Рамил Зиннәтуллин бу хакта сөйләде һәм без бертавыштан акциягә кушылырга булдык. Райондагы 47 мәктәп, шул исәп­тән балалар бакчалары, мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, бухгалтерия хезмәткәрләре барысы да кызның тизрәк савыгуын тели. Бүгенге көндә үзәкләштерелгән бухгалтерия, Федоровское, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Мө­рәле, Борындык, Колаңгы, Куш-Күл мәктәпләре, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Борындык, Колаңгы балалар бакчалары коллективлары кызның әнисенең банктагы исәп-хисап счетына 67 768, 34 сум акча күчерде, - диде.

Районның барлык авыл җирлекләре Советлары - 25 681 сум, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы - 4 мең сум, район ветеринария берләшмәсе - 2 мең сум, федераль казначылык хезмәткәрләре банкка 900 сум күлә­мен­дә акча кү­чер­де. Кошманнан Сәлимулла Мотыйгуллин 2 мең сум, Тәл­гать Ногманов 1 мең сум акча китерде. Иске Чәч­кабта кибетче булып эшләүче Рушания Камалиева редакциягә авылдашларыннан җыел­ган акчаны китереп тапшырды. Ул кибеткә кер­гән һәр кеше­гә Ама­лия­гә ярдәм күрсәтергә тәкъ­дим иткән, акчасын да җыйган. Иске Чәчкабтан мәрхәмәт ияләре: Мөрши­дә Низа­мет­динова - 500 сум, Эльвира Нигъмәтуллина - 250 сум, Роза Зиннәтуллина - 200 сум, Минзилә Галләмова, Айрат Зиннәтуллин, Рушания Камалиева - 150 сум, Фәймә Хисамова, Илшат Галиуллин, Равилә Хәялиева, Разыя Нуретдинова, Гөл­фия Сафина, На­җия Борһанова, Наил Гый­ба­дул­лин, Рәйхана Хисамова, Фирдания Гыйль­манова, Гөлфия Кәлимуллина, Клара Гыйльманова, Фир­дәүсә Газимҗанова, Ләй­сән Са­битова, Әл­финур Гомәрова, Алия Галиуллина, Әми­нә Гафурова, Наи­лә Сибгатуллина - 100 сум.

30 ноябрьдә Амалия Галиеваның туган көне, аңа ике яшь тула. Сабыйга тиз­рәк аякка басуын, сә­ламәтлек телибез. Туган көнең шатлык-куанычлар алып килсен, Амалия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Амалиягә бергәләп ярдәм итик!”