Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ат – кәҗә түгел, әмма...

Административ комиссия утырышында үз хуҗалыгында өч ат һәм ике тай асраучы Иске Чәчкаб авылы кешесе ике мең сум штрафка тартылды.

Ул малларын караучысыз калдырып, урамда йөрү­ләренә юл куйган. Тәртип бозучы үзе РФ Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсенә каршы килгән гамәлләр кылуын танымый, атларын хуҗалыгыннан 100 метр читтә, болында бәйләп йөртүе хакында сөйли. Әмма "Кайбыч" полиция бүлекчәсе участок уполномоченные Александр Маланьевка күршеләреннән килгән шикаять киресен раслый: малларның бакчаларны һәм бәрәңге җирләрен таптап йөрү очраклары билгеле икән. Күршеләренең шаһит күрсәтмәләре дә бар. Ат - кәҗә түгел түгелен, комиссия китерелгән зыянның бәясен исәпләми, бары тик хокук бозу факты башкарылуын билгели һәм штраф белән җәзалый. Ә штрафның минималь күләме кәҗәгә дә, атка да бер төрле - 2 мең, максималь - 5 мең сум. Хокук бозучы комиссия карары белән килешмәсә, судка мөрәҗәгать итә ала, әмма гражданинның гаебен дәлилләүче фактлар булса, суд кына ярдәм итә алмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Административ комиссия утырышы

2
X